Бүген, 18 февральдә, иртән 8 сәгать 30 минутта «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең 1 нче ПавильонындаИдел буе агросәнәгать форумын ачу тантанасы булды.
Форумны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм азык-төлек базары идарәсе башлыгы Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Владимир Жуйков, “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге генераль директоры Лев Семёновачтылар.
Быелгы Форумда Россия Федерациясенең 42 төбәгеннән һәм 7 илдән 162 АПК предприятиесе катнаша.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе аграр форумы «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 15 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә.
Идел буе агросәнәгать форумы АПК белгечләренә, хуҗалыклар җитәкчеләренә, агрономнарга,ветеринарларга, зоотехникларга, урта һәм эре агробизнес вәкилләренә, кибетләр, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате челтәрләре җитәкчеләренә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармаклары өчен җайланмалар уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры аралашуга киң мөмкинлек тудырачак.