Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла торган продуктларга иң чик бәяләр билгеләнде, дип хәбәр итте бүген шәһәр мэриясында узган эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов.
24 гыйнварда Илсур Метшин Чехов базарындагы ярминкәдә булганнан соң, бәяләрне тикшереп торырга кирәк, дигән бурыч куйды, һәм бу мәсьәлә атна дәвамында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә эшләнде, диде Иван Кузнецов.
«Шәһәр базарларында һәм гипермаркетларда, башка кибетләрдә югары бәяләрдән сатыла торган бер үк продуктларның бәясе авыл хуҗалыгы ярминкәсендә шактыйга түбән», – дип билгеләп үтте ул һәм узган шимбә ярминкәсендәге бәяләрне мисал итеп китерде. «1 кг тавык ите 110 сум тора, ә шәһәр базарларында аны атна буе 125 сумнан һәм кыйммәтрәккә дә саттылар. 1 кг карабодай ярмасы ярминкәдә 45 сум, ә супермаркетларда һәркөн бирелә торган мониторинг күрсәткечләре буенча 54 сумнан да ким түгел», – дип хәбәр итте И.Кузневов.
Аның әйтүенчә, ярминкәдә 1 литр сөтне 28 сумнан сатып алырга мөмкин иде, ә шәһәр кибетләрендә – якынча 40 сумнан.Моннан тыш, 1 кг шикәр - 48 сум, беренче категория йомырканың дистәсе – 50 сум, сыер ите – 250-290 сум, кәбестә – 23сум, он – 19 сум.
«Ярминкәләрне йөреп чыкканнан соң, аларны даими оештырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек, – дип өстәде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Кешеләр иртәнге сәгать 7дән килеп чират алулары да шуны раслый. Ярминкәләрне оештырырга кирәклекне барысы да аңлый».
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, эшне дәвам итәргә кирәк, дип билгеләп үтте. «Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре күбрәк килә башладылар икән, димәк, өстәмә мәйданчыклар булдыру турында да уйларга кирәк», –диде ул.
Шәһәр башлыгы район башлыкларына бу мәсьәләне хәл итәргә кушты. Илсур Метшин шулай ук килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга да игътибар юнәлтте. «Авыллардан килүчеләр белән сөйләшкәннән соң, санитария нормаларын үтәүмәсьәләләре булуы ачыкланды. Әлбәттә, сатып алучылар агуланмасын өчен ветеринария кагыйдәләрен үтәргә кирәк, әмма бу товар алып килүчеләргә артык мәшәкать тудырмасын иде», – диде шәһәр мэры. Ярминкәләрне оештыручылар өчен җаваплы затларны килүчеләрнең теләкләрен истә тотарга өндәде ул. «Аларның килүе бик зур ярдәм», – дип ассызыклады И.Метшин.
Ул шулай ук продуктларга көнлек мониторинг уздырырга кирәклеген дә искәртте. «Бу бүген, башка бурычлар белән беррәттән, беренче планга чыга. Бәяләрне өстәмә арттырырга маташучыларга карата вакытында закон кулланырга кирәк», – дип ассызыклады И.Метшин.