Икмәк бәйрәме: “Казан” агросәнәгать паркында җирле җитештерүчеләрнең икмәк әйберләрен сату-күргәзмәсе узды

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә

Бүген, 31 гыйнварда, агросәнәгать паркында җирле җитештерүчеләрнең икмәк әйберләрен сату-күргәзмәсе узды. Күргәзмә-сатуга Татарстанның 15 предприятиесе үз продукцияләрен алып килгәннәр, болар: «2 нче Казан икмәк заводы» ААҖ, «3 нче Казан икмәк заводы» ААҖ, «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ, «Васильево икмәк заводы» ААҖ (Зеленодольск районы), «Зеленодольск икмәк комбинаты» ЯАҖ, «Чистай икмәк заводы» ААҖ, «Алабуга икмәк заводы» ААҖ, «Икмәк» (Лаеш районы) ҖЧҖ, «Башак» Алексеевск икмәк комбинаты” ССПК, «Кама плюс» (Балык Бистәсе районы) ҖБ, «Буа икмәк заводы» ҖЧҖ, «Хузангай» СХПК (Алексеевск районы), «Алтын Казан» ҖЧҖ, «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ (Алабуга районы), «Нәфис-Биопродукт» ҖЧҖ (Казан) кебек республика предприятиеләре.

Товар җитештерүчеләр, икмәк әйберләреннән тыш, кондитер әйберләре, шулай ук ярма һәм майонезлар, кетчуплар,джемнар, ипи квасы алып килгәннәр.

Чарада “Казан” агросәнәгать паркы директоры үзе дә катнашты, ул шәһәр кешеләренә андагы пекарняда пешерелгәнкүптөрле икмәк әйберләрен татып карарга тәкъдим итте: 6 сорт ипи, бөртекле ашлыктан, солыдан әзерләнгән һәм татлы печеньеләр, татлы катламалар һәм әле генә мичтән чыккан башка төрле тәмле ризыклар.

Чарада кунак буларак Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасарыНиколай Титов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Евгений Рещиков катнаштылар, алар ярминкәдә катнашучыларың берсен дә иътибарсыз калдырмадылар, алып килгән продукциянең дә һәркайсын диярлек татып карадылар.

“Казан” агросәнәгать паркы осталары тарафыннан пешерелгән ипиләр өстендә уеп ясалган төрле бизәкләр, камыр фигуркалар, бәйрәмчә бизәлгән чәк-чәк, шулай ук камырдан чәчәкләр кәрзине күргәзмәнең бизәге булдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шимбә көнне шәһәрнең 8 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды, алардаТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International