Кама Тамагы районында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары конференциясе узды

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 елның 29 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залындафермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары конференциясе узды, анда Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы ПавелЛоханов катнашты.

Чарада шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат ВәлиевТатарстан РеспубликасыКама Тамагы муниципаль районының Фермерлар ассоциациясе рәисе Әхмәт Биккинин, район фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм районның башка хезмәтләре һәм ведомстволдары җитәкчеләре каташты.

Башта Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов чыгыш ясады.

Аннары Илфат Вәлиев җыенда катнашучыларны 2014 елда КФХ эшенең йомгаклары белән һәм “Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә ярдәм итү”, “Татарстан Республикасында яшьфермерларга ярдәм итү” программалары белән таныштырды. Ул, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре КФХ башлыкларына дәүләт программаларында катнашу катнашу өчен документлар җыю һәм тутыруда ярдәм итәләр, дип билгеләп үтте.

Әхмәт Биккинин катнашучыларны күмәк фермер хуҗалыклары башлыкларының проблемалары белән таныштырды, болар - КФХларның кредитка бәйлелеге, акчалар җитмәү, азык-төлек продуктларына бәяләр арту һәм башкалар.

Конференция барышында түбәнрәк бәяләрдән халыкка продукция сату мөмкинлеген тудыру максатында фермерларга умарталыклар өчен җир кишәрлекләре бирү, терлек азыгы культураларын үстерү, буш биналарны арендалау, терлекчелек фермаларына керү юлларын төзү, крестьян хуҗалыкларын булдыру мәсьәләләре дә күтәрелде.

Район кулланучылар берләшмәсе (РАЙПОрәисе Нина Колчина районда әзерләү конторасын булдырырга кирәклегенәигътибар юнәлтте, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда максатчан юнәлештә яшелчәләр үстерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, дигән тәкъдим кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International