Тоз базарында вәзгыять тотрыклы

2014 елның 21 ноябре, җомга

Тоз базарында вәзгыять тотрыклы. Бу хакта 20 ноябрьдә “Маркировкалау өлешендә азык-төлек продукциясе” һәм “Азык-төлек продукциясе иминлеге турында” Таможня берлегенең техник регламентларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча фәнни-техник советның “Азык-төлек, эшкәртү сәнәгате һәм продукция сыйфаты” секциясенең аш тозы буенча утырышында әйтелде.

Утырышны Агроазык-төлек базарын һәм эшкәртү сәнәгатен җайга салу департаменты директоры урынбасары Владимир Азаров алып барды. Фикер алышуда Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, «Руспродсоюз» азык-төлек товарлары җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр ассоциациясе, шулай ук фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре катнашты.

Росстат күрсәткечләре буенча, бу елның гыйнвар-сентябрендә аш тозы 2 408,1 мең тонна җитештерелгән. Бер кешегә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим итә торган норма - елга 2,5 – 3,5 кг. Россиядә тоз бер кешегә 7 кг исәбеннән җитештерелгән һәм кертелгән.

Россия буенча сентябрьдә тозның уртача бәясе 3,46 сум/кг тәшкил итте. Ел башыннан алып аның бәясе үзгәрмәде.

Утырышта катнашучылар аш тозына куела торган гамәлдәге стандартларга һәм техник регламентларга үзгәрешләр кертү зарурлыгын хупладылар, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International