2014 елның 10 ноябрендә Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге инициативасы белән Дәүләт Думасында “АПК хезмәткәрләренең социаль-икътисадый һәм хокукый якланганлыгы” темасына түгәрәк өстәл узды. Чараны Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты оештырды.
Түгәрәк өстәл эшендә Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе субъектлары хакимиятенең закон чыгару органнары вәкилләре, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт һәмсоциаль яклау министрлыгы, Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте, Дәүләт статистика федераль хезмәте, Россия Федерациясе Пенсия фонды, Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәт кәрләренең һөнәр берлеге, Гомумроссия агросәнәгать эш бирүселәр берлеге, Россия Федерациясенең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасыннан Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина катнашты.
Көн тәртибенә тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру һәм эш шартларын һәм хезмәт өчен түләүне яхшырту, яхшы һәм гадел пенсия белән тәэмин итү, әлеге өлкәдә хезмәт базарын һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен камилләштерү, авыл җирендә яшәү сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алышу кертелгән иде.
Утырышны ачканда, Дәхүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты Рәисе урынбасары Надежда Школкина әлеге чараның күпмедер дәрәҗәдә Россия АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең 95 еллыгына багышланганын ассызыклап китте.
Түгәрәк өстәлне йомгаклап, анда катнашучылар күрсәтмәләр проектын кабул иттеләр. Дәүләт хакимияте органнарына түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
– авыл хуҗалыгында хезмәт хакларын яңадан карарга, 55%тан 80%ка кадәр арттыруны күздә тотарга;
– «2014 – 2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасынгамәлгә ашыруга өстәмә финанс чаралары бүлеп бирү;
– авыл халкының тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты мониторингының төп социаль-икътисадый күрсәткечләрен эшләү;
– хезмәт шпртларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту буенча ведомство (АПК) программасын эшләү һәм кабул итү;
– авыл халкын эш белән тәэмин итү турында федераль максатчан программа эшләү;
– «Авыл хуҗалыгында хезмәт иминлеге һәм гигиенасы турында” 184 нче номерлы Конвенцияне ратификацияләү өчен шартлар тудыру һәм шул ратификацияне гамәлгә ашыру;
– АПК хезмәткәрләренең пенсия хокукларын булдыру механизмнарын булдыру.