Аграрчыларга ярдәмгә

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Николай Федоров Агросәнәгать комплексын кредитлау мәсьәләләрен җайга салу комиссиясе утырышының беркетмәсен имзалады.

Шулай итеп, беркетмәгә кертелгән һәм Комиссия сайлап алган проектлар агымдагы елда субсидияләнергә тиешле инвестиция проектлары исемлегенә кертелде, монда элек сайлап алынган инвестиция проектлары буенча авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдында тора торган үтәлмәгән йөкләмәләрне түләүнең өстенлеге исәпкә алыначак.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Агросәнәгать комплексын кредитлау мәсьәләләрен җайга салу комиссиясе утырышында 9 мең инвестиция проекты каралды. 8,6 мең кредит шартнамәсен субсидияләргә дигән карар кабул ителде. 2014 елда барысы, Комиссия тарафыннан сайлап алынган ит терлекчелеген үстерүгә юнәлдерелгән инвестиция проектларын һәм 2013 елда Ерак көнчыгыш федераль округта су су басуларга бәйле сайлап алынган проектларны исәпкә алып, 400 млрд. сумлык 9 мең проект сайлап алынган.

 

Комиссия утырышында сайлап алынган проектларны гамәлгә ашыру дуңгызчылыкта тере авырлыкта 589 мең тонна дуңгыз җитештерергә, кош итен - 409,57 мең тонна, сөтне 521, 69 мең тоннага җиткерергә, якланган грунтта яшелчә үстерүне 400 гектарга кадәр арттырырга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бюджет чыгымнарын оптимизацияләү һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы йомгаклары буенча 2014 елның 6 октябрендә агымдагы елда инвестиция кредитларын субсидияләүгә 20 млрд. сум күләмендә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Инвестиция кредитларын субсидияләүгә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турында карар Россия Федерациясе Финанс министрлыгына да килештерү өчен җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International