Казан дәүләт аграр университетында ачык ишекләр көне узды

2014 елның 3 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 1 ноябрендә Казан дәүләт аграр университетының актлар залында «ачык ишекләр көне” узды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, республика районнары урманчылыклары вәкилләре, Казан дәүләт аграр университеты җитәкчелеге катнашты. 
Ачык ишекләр көненә Татарстан Республикасының 20 районыннан абитуриентлар килде. 

Ачык ишекләр көне югары уку йорты студентлары көче белән әзерләнгән радицион концерт программасыннан башланды. Студентлар үзләренең сәләтләрен укуда гына түгел, сәхнәдә дә һәр яктан булган, уңган икәнлекләрен күрсәтәләр. Казан дәүләт аграр университетына укырга кергән һәр абитуриент киләкчә шундый була ала – бу югары уку йортына иң яхшы реклама.

Иң башта сүз Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин республиканың урман хуҗалыгы тармагы турында сөйләде һәм министрлыкның квалификацияле кадрлар белән кызыксынуы хакында әйтте. Бу кызыксыну буш сүзләр генә түгел, ул хак эшләр белән беркетелгән – министрлык урман хуҗалыгы факультетын тәмамлап чыгучыларны эшкә урнаштыруда турыдан-туры катнаша, диде ул. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Алмаз Кәшапов аграр белем алганнан соңгы перспективалар турында сөйләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда эшләүче яшь белгечләргә күрсәтелә торган ярдәм, тәэмин ителә торган шартлар хакында да әйтеп узды.

Абитуриентлар факультетлар деканнарының һәм институтлар директорларының чыгышларын аеруча игътибар белән тыңладылар, алар агымдагы елда игълан ителгән әзерлек юнәлешләре үзенчәлекләре хакында сөйләделәр. 
Аннры кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәссахова укырга керү буенча еш бирелә торган сорауларга җаваплар буенча чыгыш ясады. Абитуриентлар каршында укыту-тәрбияләү эше буенча проректор Булат Җиһаншин сөйләде, ул абитуриентларга да, аларның ата-аналарына да, югары уку йортында студентлар тормышы күңелсез булмый, дип ышандырды. Университет яшьләргә иҗтимагый, мәдәни һәм спорт белән шөгыльләнергә бөтен шартларны тудыра.

Рәсми өлештән соң кабул итү комиссиясе абитуриентлар өчен математика, рус теле, биология һәм җәмгыять белемефәннәреннән БДИ буенча түләүсез консультацияләр оештырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International