Уңыш җыюның иң катлаулы чоры башланды. Табигать игенчеләр планына үз төзәтмәләрен кертә. Шуңа күрә уңышны тиешенчә җыеп алу өчен бөтен көчне куярга карәк. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгында узган селектор киңәшмәсендә Үсемлекчелек, үсемлекләрне химияләштерү һәм яклау департаменты директоры академик Петр Чекмарёв сөйләде.
Россия Федерациясе төбәкләренең АПК органнары мәгълүматларыннан күренгәнчә, агымдагы елның 22 октябренә бөртекле һәм кузаклы культуралар 42,4 млн. га мәйданда суктырылган, ягъни мәйданның 93,9 %ында. Башлангыч авырлыгында 106,3 млн. тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 25,1 ц/га.
Көзге һәм язгы бодай гомумән ил буенча 23,2 млн. га суктырылган, ягъни мәйданның 94,1 %ында. 60,9 млн. тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 26,3 ц/га.
Көзге һәм язгы тары 8,9 млн. суктырылган, ягъни мәйданның 97,3 %ында. 20,9 млн. тонна тары җыелган, уңдырышлылык -23,6 ц/га.
Орлыкка кукуруз 2 млн. га суктырылган, ягъни мәйданның 73,6 %ында. 8,9 млн. тонна җыелган, уңдырышлылык - 45,6 ц/га.
Дөге 164,4 мең га мәйданда суктырылган, ягъни мәйданның 83,9 %ында. 1 миллион тоннадан артык суктырылган, уңдырышлылык - 62,1 ц/га.
Шикәр чөгендере (фабричный) 755,2 мең га мәйданнан чыгарылган, ягъни мәйданның 82,9 %ында. 27,7 млн. тонна татлы тамыразык җыелган, уңдырышлылык - 367,1 ц/га.
Лен-долгунец 42,3 мең га мәйданнан казып алынган, ягъни мәйданның 84,5 %ында.
Көзге һәм язгы рапс 977,8 мең га мәйданнанан суктырылган, ягъни мәйданның 82,1 %ында. 1,4 млн. тонна җыелган, уңдырышлылык - 14,4 ц/га. Орлыкка көнбагыш 5,3 млн. га мәйданнан суктырылган, ягъни мәйданның 78,3 %ында. 7,7 млн.тонна җыелган, уңдырышлылык - 14,5 ц/га.
Соя 1,5 млн. га мәйданнан суктырылган, ягъни мәйданның 73,8 %ында. 2 млн. тонна җыелган, уңдырышлылык - 13,6 ц/га.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында бәрәңге 294,4 мең га мәйданнан казып алынган,ягъни мәйданның 93 %ында, җыелган бәрәңге 5,8 млн. тонна тәшкил итә, уңдырышлылык - 197,8 ц/га.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында яшелчәләр 144,6 мең га мәйданнан җыелган,ягъни мәйданның 85,9 %ында, 3,3 млн. тонна яшелчә җыеп алынган, уңдырышлылык - 227,3 ц/га.
2015 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар 16,2 млн. га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразлана торган мәйданның 98,4 %ын тәшкил итә.