Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов Бөек Ватан сугышының тыл ветераннары Дилбәр Сибъгәтуллинаны һәм Тәлгать Вәлиевне якынлашып килүче Җиңүнең 81 еллыгы белән котлады.
Марат Кәримов агросәнәгать комплексы ветераннарына ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаиләләрендә тынычлык, иминлек булуын теләде һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән Котлау хаты тапшырды.
“Бу бөек көн - халкыбыз күрсәткән каһарманлык, ныклык һәм какшамас ихтыяр көче символы. Фронт кырларында сугышып һәм тылда фидакарь хезмәт итеп җиңү яулаган кешеләрнең батырлыгын без беркайчан да онытмаячакбыз. Сезнең хезмәт фронты армиябезне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итте, сез, тыл ветераннары, көнне-төнгә ялгап башкарган эшләрегез белән фронтка ярдәм итеп, Җиңүгә зур өлеш керттегез”, - дип сөйләде ул.
Тәлгать Вәлиев рәхмәт йөзеннән, Министрлыкка “Жизнь прожить - не поле перейти..." дигән автобиографик китабын бүләк итте, анда ул Бөек Ватан сугышы тылында булган вакыйгаларны җентекләп тасвирлаган.
Исегезгә төшерәбез, Ватанны яклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән, 2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.