Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгымнар өлешен каплау өчен крестьян-фермер хуҗалыкларына субсидияләр бирүгә сайлап алу турында игълан итә

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2026 елның 7 маеннан 08:00 сәгатьтән 2026 елның 17 маена 08:00 сәгатькә кадәр агымдагы елда тотылган чыгымнар өлешен каплауга крестьян (фермер) хуҗалыкларына субсидияләр бирү өчен сайлап алу турында игълан итә.

Бер крестьян-фермер хуҗалыгына субсидия күләме 10 млн. сумнан артыграк булмый.

Сайлап алу «Электрон бюджет» системасында үткәрелә: https://promote.budget.gov.ru/

Документлар исемлеген алу өчен Субсидии КФХ (КФХга субсидияләр) сылтамасы буенча узарга кирәк.

Кече хуҗалыкларны үстерү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International