Марат Җәббаров Спас районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Роман Исланов озата йөрде.

Сәфәр барышында Марат Җәббаров районның Ленар Гыйниятуллин, Владимир Соленов, Илмир Рәшитов, Игорь Планин, Андрей Синицин, Юрий Семушкин һәм Алексей Матвеев крестьян-фермер хуҗалыкларында булды һәм язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Спас районында 52 мең га мәйданда сабан культуралары чәчү планлаштырылган, шулардан бүген 13 мең га чәчелгән, шул исәптән 10,4 мең га - бөртекле культуралар.

Министр шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Спас муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Алар республика җитәкчелегенә агросәнәгать комплексына һәрьяклап ярдәм күрсәтелгәне, шул исәптән техник һәм технологик модернизацияләүгә субсидияләр өчен рәхмәт белдерделәр.

Болгар шәһәрендә Марат Җәббаров «Агрофирма - 16» ҖЧҖенең ит комбинаты эшчәнлеге белән танышты. Казылык һәм ит эшләнмәләре җитештерү планы - елга 660 тонна, шул исәптән 2026 елга - 344 тонна. Озак сроклы үсеш планнарында деликатес серия продукциясенең яңа төрләрен җитештерү, шулай ук җитештерелә торган әйберләрне турап, аларны төргәкләп сату планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International