13 майда «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсенең рәсми ачылышы була. Россиянең иң зур Хәләл сәүдә мәйданчыгында Ислам дөньясы илләренең алдынгы компанияләреннән тиешле сертификация белән азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак.
Быел ярминкәдә Россия Федерациясеннән 100гә якын компания катнашачак, шул исәптән Әфганстан, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Азербәйдҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Судан җитештерүчеләре булачак.
Ярминкәдә тәкъдим ителәчәк барлык продуктлар һәм хезмәтләр төрле сертификацияләү оешмаларыннан Хәләл сертификатларга ия һәм өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тарафыннан тикшерелгән. Аерым алганда, эксперт-белгечләр ярминкәдә катнашучыларның чималын һәм продукциясен, шулай ук чараны уздыру зоналарын «Хәләл» стандартларына туры килү-килмәвен тикшерделәр. Моның өчен агросәнәгать паркы мәйданчыгыннан хәләл булмаган продукция тулысынча чыгарылды, ритуаль чисталыкка ирешү өчен бина эче һәм җайланмалар, сату урыннары җентекләп чистартылды.
2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында «Хәләл» продукция җитештерү күләме АПК предприятиеләре белешмәләре буенча 149,1 млрд сумлык, ягъни 354,4 мең тонна булган. 2025 елда Татарстан Республикасының «Хәләл» стандарты продукциясе 45 млн. долларлык экспортланган, 2024 ел белән чагыштырганда үсеш - 3,2%. «Хәләл» продукция белән тәэмин итү үсеше «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча «Хәләл» продукция экспорты 16,5 млн доллардан артыгарк булган, нигездә бу сөт, ит һәм кондитер продукциясе. 2026 елга «Хәләл» продукция экспортлауны 50 млн доллардан арттыруга ирешү бурычы куелган.
Республикада хәләл продукция җитештерүчеләрнең тотрыклы секторы барлыкка килде. Җитештерү түбәндәге төп юнәлешләрне үз эченә ала: ит һәм сөт продукциясе, ярымфабрикатлар, икмәк-күмәч эшләнмәләре, кондитер продукциясе, шулай ук аерым эшләнмәләр һәм эчемлекләр сегментлары.
«Хәләл» продукциянең төп импортерлары булып, БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре санала. Шул ук вакытта Көньяк-Көнчыгыш Азия, Төньяк Африка илләре ягыннан да кызыксыну арта.
«Хәләл» юнәлеше буенча төп экспортерлар түбәндәгеләр: «Акульчев» (кондитер әйберләре), Эссен-Продакшн (кондитер әйберләре, соуслар), «Агросила» холдингы (ит продукциясе), «Кәүсәр» АХҖК (ит продукциясе), «Вамин-Татарстан» (атланмай, сыр).
"Kazan Halal Market" 2026 елның 13 маеннан 17 маена кадәр түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Казан шәһәре, Аграр ур., 2 йорт. 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр. Керү ирекле.