Татарстан Республикасында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды, алар Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта узды.
Агымдагы елның җиде ярминкә атнасы йомгаклары буенча 642,8 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, бу 2025 елның язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә караганда 181,3 млн сумга күбрәк.
Барлыгы 760 тонна яшелчә сатылган, шул исәптән 411,1 тонна бәрәңге, 134,6 тонна үлчәүле сөт, 216,8 тонна шикәр, 1 млн 187 мең данә тавык йомыркасы, 661,3 тонна ит, шул исәптән 348,3 тонна сыер ите. Ярминкәләр уздыру өчен 6519 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
2025 елның язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән чагыштырганда халыкта түбәндәгеләргә ихтыяҗ зуррак булган: бәрәңге - 109,6%; кәбестә - 161,3; кишер - 124,6%; чөгендер - 130,3%; суган - 141,3%; сыер ите - 126,3%; кош ите - 126,8%; он - 137,3%; атланмай - 106,6%; балык - 116,1%.
Россиянең агросәнәгать комплексын һәм аның технологик бәйсезлеген үстерү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына туры килә. Шуның нәтиҗәсендә илдә барлык кирәкле продуктлар һәм дөнья базарында позицияләрне ныгыту өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак.