2026 елның 26 маеннан 30 маена кадәри Россиядә икенче тапкыр Бөтенроссия агродиктанты – агросәнәгать комплексы, авыл территорияләре һәм илнең азык-төлек иминлеге турындагы белемнәрне тикшерү буенча федераль акция узачак. Катнашучыларны һәм мәйданчыкларны теркәү https://агродиктант.рф/ сайтында инде бара. Аны ачу тантанасы Мәскәүдә Авыл хезмәтчәннәре форумы кысаларында «Россия» милли үзәгендә узачак.
Проектны «Бердәм Россия» партиясе Россельхозбанк белән берлектә «Россия авылы» сәяси партия проекты кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, федераль министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә гамәлгә ашыра.
Агродиктантны https://агродиктант.рф/ платформасында онлайн яисә Россиянең барлык 89 төбәгендә оештырылган мәйданчыкларның берсендә язарга була. Теләге булган һәркем 26 майдан 30 майга кадәр үз белемнәрен тикшерә алачак. Катнашучыларга 40 минут эчендә 30 тест соравына җавап бирергә кирәк булачак. Теркәлгән катнашучылар нәтиҗәләр буенча - электрон сертификат, ә иң күп балл җыючлар җиңүче дипломы алачак.
Быел тематика киңәйтелгән: үсемлекчелек, терлекчелек, балык хуҗалыгы, цифрлаштыру, экспорт, агротуризм, азык-төлек иминлеге буенча инде таныш блокларга «Авыл хуҗалыгы икътисады» бүлеге өстәлгән. Биремнәр катнашучының яшен һәм әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып төзелгән. Килеп язарга теләүчеләрне кабул итәргә әзер булган оешмалар үз мәйданчыкларын 18 майга кадәр игълан итә алалар.
2025 елның октябрендә беренче мәртәбә узган Агродиктант Россиянең барлык 89 төбәгеннән 400 меңнән артык катнашучыны җыйган иде. Катнашучыларның 61% диктантны урыннарда турыдан-туры язды, 39% - онлайн. Шәһәр һәм авыл халкы тигез диярлек бүленгән иде: 51,9% һәм 48,1%. Хатын-кызлар ир-атларга караганда активрак катнашкан - 62%, ир-ат лар - 38%. Офлайн-катнашу өчен 9 мең мәйданчык ачылган ул чакта. Диктантны мәктәпләрдә, университетларда һәм аграр көллиятләрдә, фәнни-тикшеренү институтларында, Россельхозбанк бүлекчәләрендә, фермаларда һәм агропредприятиеләрдә, музейларда, китапханәләрдә һәм җәмәгать киңлекләрендә яздылар. Абсолют җиңүчеләр – мөмкин булган 30 баллның 30ын да җыючылар – 8 меңнән артык булган иде. Аларның 60%ы профессиональ аграр белемле булмаган кешеләр булып чыкты.
Россия иң эре азык-төлек җитештерүчеләре һәм экспортерлары рәтенә керә. Агросәнәгать комплексы бик актив цифрлаштырыла һәм ул, күпчелек гражданнарның аның турында күзаллаулары яңарганга караганда да, тизрәк үзгәрә. Агродиктант һәркемгә, һөнәренә һәм яшенә карамастан, үз-үзен тикшерергә һәм, теләге булса, «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм итүдә илнең азык-төлек бәйсезлеге нәрсәдән гыйбарәт булуы турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә.