Татарстанда яңа "Фермер утраучыклары" ачылды

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин Татарстан Республикасы Биектау районының Биектау авылында һәм Казан шәһәрендә «Фермер утраучыклары» ачылышында катнашты.

Яңа “Фермер утраучыклары” Россиядә бу проектның 100 һәм 101нче сәүдә нокталары булды. Ул кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Биектау авылындагы «Фермер утраучыгы»ның операторы Зирәк Минһаҗев булды. Минһаҗевлар гаиләсе Казандагы сәүдә мәйданчыкларына идарә итә һәм анда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен җитештерүчеләрне берләштерә.

“Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бу арадашчылар чылбырыннан башка гына үз товарларын турыдан-туры шәһәр халкына сату өчен менә дигән мөмкинлек. Республика халкы, үзебезнең кече җитештерүчеләргә ярдәм итеп, сыйфатлы азык-төлек продуктлары сатып ала”, - диде Нияз Хурамшин.

Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мурад Булгаков: "Йөзенче кибетнең безнең Биектау районы территориясендә ачылуы белән бик горурланабыз, - дип ассызыклады. - Сез гамәлгә ашыра торган бу эшнең әһәмияте бик зур, аны бөтен кеше башкарып чыга алмый. Фермерларга үз продукциясен сатуда ярдәм итү - бу бик зур хезмәт. Моны бер чылбырга тоташтыруыгыз бик яхшы”.

Казандагы сәүдә ноктасының операторы - шәхси эшкуар Антон Баклашов. “Биредә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сыйфатлы, натураль, үзебез ияләшкән җирле продукциясе тәкъдим ителгән һәм алар һәркем өчен үтемле бәяләрдән”, - диде ул.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина: “Бүгенге көндә бу фермерларның логистик чыгымнарны киметә алуларына менә дигән кооперация үрнәге. Бу бик яхшы инициатива һәм ул «Муниципаль сәгать»тә хупланды. Хәзер без бу проектны алга таба да киңәйтәчәкбез һәм күбрәк фермерлар үз продукцияләрен махсуслаштырылган сәүдә нокталарында сатсын иде, татарстанлыларның республикада җитештерелгән продукцияне сатып алулары безнең өчен бик мөһим”.

Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе ярдәмендә Россиянең 38 субъектында барлыгы 101 «Фермер утраучыгы» оештырылган, аларда 1250дән артык җитештерүченең продукциясе сатыла, шуларның 100гә якыны Татарстан Республикасыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International