Марат Җәббаров: “Авыл бизнесына ярдәм итү мөмкинлекләреннән актив файдаланырга кирәк”

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Егор Тарнавский озата йөрде.

Сәфәр барышында Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советының «2025 елда Яңа Чишмә муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында»гы утырышында катнашты, шулай ук Яңа Чишмә муниципаль районы агросәнәгать комплексы казанышлары күргәзмәсен карап чыкты.

2025 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисадый үсеш рейтингында Яңа Чишмә районы 11нче урында. Министр районның барлык предприятиеләре хезмәт коллективларына икътисад үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Район икътисадына «Слобода» Яңа Чишмә майсызландырылган коры сөт заводы» ҖЧҖ, «АгроРаздолье» ҖЧҖ, «Чишмә-Агро» ҖЧҖ, «Закрома» ҖЧҖ шактый зур өлеш кертәләр, - дип өстәде ул.

Марат Җәббаров шулай ук тармакка ярдәм итү буенча чаралар турында сөйләде. Быелдан СВОда катнашучылар өчен «Агромотиватор» гранты бүлеп бирелә, проект буенча чыгымнарның 90%ына кадәр кайтарыла, әмма, эшчәнлек юнәлешенә карап, 5 - 7 млн сумнан артык түгел. КФХ грантлары, үз акчаларын кертү күләменә карап, быелдан 5 млн сумнан 30 млн сумга кадәр үзгәрә. КФХларга тотылган чыгымнарын кайтаруга 20 млн сумга кадәр субсидияләр бирелә.

"Сатып алынган техника өчен субсидияләр бурычларын ябу буенча яхшы хәрәкәт күзәтелә, 2025 елда бу максатларга 2,2 млрд сум бирелгән һәм тагын азык үзәкләре өчен җайланмалар сатып алуга 200 млн сум җибәрелгән. Агымдагы елда 2023, 2024 һәм 2025 елларда сатып алынган техниканы субсидияләүгә 4 млрд сумнан артык акча җибәрү мәсьәләсе хәл ителгән инде. Фермерлардан чәчү кампаниясен уңышлы уздыру өчен акчалар алуга җентекләп уйланган заявкалар бирүне сорыйбыз", - дип өстәде министр.

Аның сүзләренә караганда, авылда кече хуҗалыкларны кызыксындыру максатларында республика Рәисе тарафыннан берничә программа яңартылган: эшләрен дәвам итүче кооперативларга республика бюджетыннан грантлар хәзер 50 млн сумга кадәр каралган, симертү өчен үгезләр сатып алу чыгымнарын кайтаруга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 35 мең сум исәбеннән каралган, шулай ук бер баш ана сарык өчен дә 1 мең сум акча түләнәчәк. "Авыл бизнесына ярдәм итү мөмкинлекләреннән актив файдаланырга кирәк", - диде Марат Җәббаров.

Чара азагында министр югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International