Бүген «Казан Агро - 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында «Россиянең сөт тармагы – кыенлыклар һәм мөмкинлекләр. Татарстан сөт җитештерүчеләренең һәм эшкәртүчеләренең рейтингларын презентацияләү» темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Очрашуның модераторы Татарстан Республикасы Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов булды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Россиядә иң эре сөт җитештерүче булып тора һәм узган ел йомгаклары буенча 2 млн 378 мең тонна сөт җитештерелгән, дип билгеләп үтте.
Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов Россиянең сөт тармагының торышы турында сөйләде, шулай ук таяныч һәм үсеш нокталарын билгеләде.
2025 елда ихтыяҗ кимүнең төп факторларына ул түбәндәгеләрне кертте: халык санының кимүе һәм яшь структурасының үзгәрүе, халык керемнәренең үсеш темплары акрынаю, сөт продукциясенә бүтән азык-төлек белән чагыштырганда бәяләрнең бик тиз үсүе, күпчелек хуҗалыкларда саклык күләмнәре арту, шулай ук чит ил товарларының артуы.
Артем Белов, сөт базары күләмнәрен арттыру потенциалы булып, эчке куллануны, экспортны арттыру, импортны шәхси ярдәмче хуҗалыклар күләменә киметү, шулай ук фальсификатны булдырмау тора, дип ассызыклады.
«Х5 корпоратив үзәге» ГАҖнең төбәк хакимият органнары белән хезмәттәшлек юнәлеше җитәкчесе Тимур Баймуллин «Партнерлык аша үсеш» темасына чыгыш ясады. Х5 Group - Россиянең алдынгы ваклап азык-төлек сату компаниясе. Ул «Пятерочка», «Перекресток», «Чижик» челтәр кибетләре брендлары портфеле, Впрок, 5Рost цифрлы бизнеслар, шулай ук үз логистика хезмәтләре, турыдан-туры импортлау һәм партнерлар өчен янәшәдәге цифрлы сервислар белән идарә итә. "Компаниянең миссиясе – һәркем куллана алырлык һәм файдалы продуктлар, тәмле ризыклар тәкъдим итеп, көндәлек кайгырту күрсәтеп, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту», - дип сөйләде ул.
“Татарстан Республикасында безнең белән хезмәттәшлек итә торган 111 җитештерүче бар. Аларның күбесе үз продукциясен республикадан читкә җибәрә. 2022 елдан компания, җирле җитештерүчеләргә күчеп, федераль тәэмин итүчеләрдән баш тарта башлады. Шул рәвешле, без үзебез өчен логистик юлны кыскартабыз, ә халык үзенә ошый торган җитештерүчене ала”, – дип өстәде Тимур Баймуллин.
«Биржа ЦТС» АҖ проектлар һәм продукт чишелешләр белән идарә итү департаменты директоры Игорь Роткин, товар биржасы – ул лицензияле цифрлы мәйданчык, биредә компанияләр стандартлаштырылган товарларны аукцион форматта реаль вакыт режимында сатып алалар һәм саталар, дип билгеләп үтте. “Биржа бәяләрнең һәркем өчен ачык булуын тәэмин итәргә һәм бәяләр белән манипуляцияне булдырмаска, стратегик идарә, планлаштыру һәм фаразлау өчен базарның алдагы мөмкинлекләрен күзаллауны арттырырга, шулай ук контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек иткәндә хәтәрлекләрне киметү өчен бәяләрне нигезләргә мөмкин”, – диде ул.
Денис Пирогов Татарстан Республикасы Сөт җитештерүчеләр берлегенең җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр рейтингларын тәкъдим итте. "5 компания Татарстан Республикасында җитештерелә торган чимал сөте күләменең 25%ын җитештерә, болар – «Красный Восток» агрохолдингы» АҖ, «Продпрограмма» АПК» ҖЧҖ, «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Ак Барс» ХК» АҖ, «Август-Агро» ҖЧҖ. Тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт эшкәртүче компанияләр: «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «Вамин» компанияләр төркеме», «Биектау сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Азбука сыра» ҖЧҖ, «Алабуга Сөте» ААҖ, «Эдельвейс» МК» филиалы, «Логика Молока» АҖ, – дип билгеләп узды ул.