Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышында бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Төп тема - «Агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында» иде.

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.

Коллегия утырышы башланганчы Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды, шулай ук «Казан Агро-2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе экспозицияләрен карады.

Коллегия утырышында шулай ук Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Коллегия утырышы барышында төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2025 елда беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып киткән. Бу 2024 ел күрсәткеченнән 7,3%ка күбрәк. «Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алып, продукциянең гомуми күләме 772 млрд сумга җитте», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Тулаем төбәк продуктында авыл хуҗалыгы тармагы өлеше - 7% чамасы.

2025 ел йомгаклары буенча Татарстанда 4,6 млн. тонна ашлык җитештерелгән, шул ук вакытта бөртеклеләрнең максималь уңдырышлылыгы - 35,9 ц/га. Шулай ук 2,25 млн. тонна шикәр чөгендере, 1 млн. тонна майлы культуралар, 1 млн. тоннадан артык бәрәңге һәм 285 мең тонна яшелчә алынган.

2025 елда 2 млн 378 мең тонна сөт савылган. Савым бер башка 8 873 килограммга кадәр җиткән. 2030 елга бер сыердан савымны 10 мең килограммга җиткерү бурычы тора.

2025 елда Татарстанда 11 мең башка исәпләнгән 18 заманча сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган. 2026 елда тагын 14,7 мең сыерга исәпләнгән 19 терлекчелек объекты файдалануга тарпшырылачак.

Гомумән алганда, 2025 ел республиканың агросәнәгать комплексы өчен җитештерү өлкәсендә бик нәтиҗәле булды, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров утырыш барышында залда утыручы Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасовка сатылган сөткә федераль субсидия кебек ярдәм чарасын яңарту мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте. "Татарстан илдә иң эре сөт җитештерүче булып тора. Һәм сөт базарында теләсә нинди бәя тирбәнешләре барыннан да бигрәк бездә чагыла. Сездән 2026 елга әлеге дәүләт ярдәме чарасын яңарту мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз", - диде Марат Җәббаров.

«Казан Агро-2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен әзерләү һәм уздыру - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының зур хезмәте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

"Күргәзмә бик кызыклы һәм мәгълүматка бай булды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу - генетикада, үсемлекчелектә, терлекчелектә һәм башка тармакларда Россия продукциясен һәм үзебезнең заманча технологияләрне алга җибәрү. Бу - Министрлыкның бик зур хезмәте".

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаровка рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук бу эшкә аңа кадәр булган министр Марат Готыф улы Әхмәтовның (хәзер – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары) нигез салуын искәртеп узды.

«Безгә бу эшне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә дәвам итәргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Коллегия барышында ул шулай ук АПК тармагына ярдәм итүләре өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга һәм Россия Хөкүмәтенә зур рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе нефтьчеләргә һәм авыл халкын ташламалы сыйфатлы нефть продуктлары белән, бигрәк тә язгы кыр һәм урак эшләре чорында, тәэмин итүче башка компанияләргә аерым рәхмәт белдерде.

"Әлбәттә инде, без республикада эшләүче һәм тармакта иң заманча технологияләр һәм җайланмалар кулланучы инвесторларыбызга да рәхмәт белдерәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Барысы да бик тырышып һәм күп эшләр башкаралар, без аларның барысына да нык рәхмәтле. Эре инвесторларга да, үзебезнең фермерларга да. Без үзебезнең кешеләрнең ничек эшләвен, аларның тырышлыгын күрәбез. Бүген күргәзмәдә фермерларның күп төрле продукция җитештерүләрен күрдек".

Коллегия агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, шулай ук ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Алар «Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Авыл хуҗалыгы хезмәтләре өчен» Россия Федерациясе медале, «Татарстан Республикасының атказанган агрономы», «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» мактаулы исемнәре һәм башкалар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International