Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Казан Агро - 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе стендларын карадылар.
Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында урнашкан, анда бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы уза.
Агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә АПКның төп юнәлешләрен үстерүче компанияләр һәм предприятиеләр катнашты. Игътибар үзәгендә - терлекчелекне һәм үсемлекчелекне үстерү, авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм цифрлы технологияләр кертү.
Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән бергә йөрүче затлар катнашучы фәнни оешмалар белән таныштылар, терлекчелек һәм үсемлекчелек күргәзмәсен, эре габаритлы техника экспозициясен карадылар.
Карау барышында Рөстәм Миңнехановка агротехнологик класслар булдыру проектын тәкъдир иттеләр. Аның максаты - яшьләрне авыл хуҗалыгы һөнәрләренә җәлеп итү.
Татарстан Рәисе шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе нәтиҗәләре, орлыкларны үзебездә җитештерү концепциясе, бүгенге көндә үсемлекчелекне үстерү өлкәсендә актив өйрәнелә торган башка юнәлешләр белән танышты.
«Казан Агро-2026» күргәзмәсендә шулай ук агротуризм, агрокласслар кластерлары (мәктәп укучылары өчен зона), кече хуҗалыклар һәм эшкәртү стендлары бар.
Күргәзмә агросәнәгать продукциясе җитештерүчеләрне, фән, бизнес, эшкәртү предприятиеләре вәкилләрен берләштерә.
Катнашучы компанияләрнең географиясе киң - биредә Татарстан муниципаль районнарыннан, шулай ук Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Краснодар краеннан, Самара, Төмән, Кемерово, Омск өлкәләреннән, Удмуртиядән, Башкортстаннан, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләреннән, Алтай краеннан, Оренбург, Ярославль, Воронеждан предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре җыелган. Барлыгы 300дән артык компания катнаша, алар арасында Белоруссия, Казахстан һәм Төркия предприятиеләре дә бар.