«Казан Агро - 2026» кәргәзмәсендә машина-трактор паркын модернизацияләү турында фикер алыштылар

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Бүген «Казан Агро - 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында «Лизинг һәм банк продуктларын, җитештерүчеләрнең һәм дилерларның трейд-иннарын һәм акцияләрен кулланып, машина-трактор паркын модернизацияләү» темасына түгәрәк өстәл узды. Модератор буларак, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов, техника белән югары дәрәҗәдә тәэмин ителеш кирәкле күләмдә конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүнең һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең гаранты булып тора, дип билгеләп үтте.

Аның сүзләренә караганда, техник потенциал барлык технологик операцияләрне - техниканы сыйфатлы ремонтлауны һәм аларга хезмәт күрсәтүне, эшләрне нәтиҗәле оештыруны оптималь срокларда башкарырга мөмкинлек бирә.

2025 елда хуҗалыклар тарафыннан 10 млрд сумнан артыкка 2596 бер. техника сатып алынган. «Әлбәттә, моңа техника бәясенең 30%ын субсидияләү каралган техник һәм технологик модернизацияләү буенча республика программасы, беренчел һәм агымдагы лизинг түләүләре ярдәм итте», - дип ассызыклады Марат Кәримов.

Машина-трактор паркын куәтле, югары җитештерүчәнлекле техника нигезендә яңарту көч-куәт белән тәэмин ителешне 100 га чәчүлеккә 187 ат көче дәрәҗәсендә саклап калырга мөмкинлек бирде.

«Ростсельмаш» КЗ» ҖЧҖенең Россия Федерациясе буенча Сәүдә департаменты директоры урынбасары Алексей Ненартович компания турында һәм машина-трактор паркын модернизацияләү турында сөйләде. "Ростсельмаш" компаниясенең Татарстан Республикасы аграрийлары белән хезмәттәшлек итүдә зур тәҗрибәсе бар. Хәзерге вакытта техника модификацияләренең 150дән артык моделен чыгарабыз. Компания тулаем техника һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча югары стандартларга ия. Шулай ук аграрийларга тәүлек буе - 24 сәгать дәвамында ярдәм күрсәтелә, ягъни запас частьләр, кирәк булганда, тиз арада кырга кадәр илтеп җиткерелә», - дип өстәде ул.

«Август-агротехнологияләр» дилерлык үзәгенең коммерция бүлеге башлыгы Рәмис Фатыйхов билгеләп үткәнчә, компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре - сыек ашламалар куллану, «No-till» технологиясе буенча эшләү, ашлыкны саклау һәм үзебезнең орлык материалын җитештерү.

Татарстан Республикасы Сәнәгать кластерының Инновация һәм хезмәт җитештерүчәнлеге комитеты җитәкчесе урынбасары Михаил Николаев “Инновацияләр һәм хезмәт җитештерүчәнлеге” темасына чыгыш ясады. “Без киберкуркынычсызлык, импортны алыштыру, ясалма интеллект кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнәбез. Импортны алыштыру мәсьәләләрендә шулай ук без уздыра торган берничә эре блок бар - болар: мәгълүмати иминлек өлкәсендә аудит һәм контроль, аннары булган чишелешләрне гамәлгә кертү һәм техник ярдәм күрсәтү”, — диде ул.

Илнар Габбасов, «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, дип билгеләп үтте. “Продукциянең үзкыйммәтен киметү юнәлешләренең берсе - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар. Һәм агымдагы елга безнең бурыч - барлык мөмкин булган ресурслардан, механизмнадан, мөмкинлекләрдән файдаланып, техника паркын максималь яңарту, шул исәптән Росагролизинг аша ада. Ә ул ышанычлы партнер, коллегалар һәрвакыт безгә булышу ягында торалар”, - диде ул.

Катнашучылар шулай ук агробизнес өчен лизинг чишелешләре, оригиналь һәм аналог запас частьләр кайтару, техника паркын модернизацияләү һәм нәтиҗәлелекне арттыру, тармактагы инновацияләр һәм хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Казан Агро - 2026» кысаларында шулай ук «Авыл хуҗалыгы җитештерүенә пилотсыз очу аппаратларын кертү» темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында 2025 елда 40,5 мең га авыл хуҗалыгы чәчүлекләре эшкәртелгән. Үзйөрешле сиптергечләр белән 4,2 млн га мәйдан эшкәртелгән.

“Авыл хуҗалыгында пилотсыз очу аппаратларын куллану хезмәт чыгымнарын киметеп кенә калмыйча, агрономия эшләренең нәтиҗәлелеген дә шактый арттыра, бу климат үзгәрү шартларында һәм ресурслардан файдалануны оптимальләштерү кирәклегендә аеруча актуаль”, - диде Марат Кәримов.

Күргәзмә барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән «Ростсельмаш» комбайн заводы арасында Килешү имзаланды.

Агросәнәгать комплексына ярдәм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов һәм «Ростсельмаш» КЗ» ҖЧҖенең Россия Федерациясе буенча Сәүдә департаменты директоры Константин Ряснов имзаладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International