Махсус хәрби операция бара торган зонага Татарстан Республикасыннан атлар җибәрделәр. Атларны республика территориясендә әзерләп чыгарылды. Атларны Арча, Лениногорск районнарыннан ат хуҗалары һәм Казан ипподромы бирде.
Малларны озатуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан ипподромы директоры Гыйяз Идиятуллин, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе башкарма директоры Светлана Капушева катнашты.
Министр атларны озата баручы СВО хәрбиләре белән аралашты һәм аларга хәерле юллар теләде. Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы, бөтен ресурсларын һәм мөмкинлекләрен кулланып, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, дип билгеләп үтте. “Бу атларның тыныч халыкны яклаучыларның ышанычлы юлдашлары һәм ярдәмчеләре булачагына ышанап калабыз”, - диде министр.
Атларга ихтыяҗ "Яшел зонада" нәтиҗәле патрульлек итү һәм азык-төлек ташу өчен гадәти техникадан файдаланып булмый торган урыннарга кереп йөрү максатында барлыкка килгән. Чөнки мондый очракта иң яхшы хәрәкәт итү чарасы - нәкъ менә атлар. Аларның техника белән чагыштырганда өстенлеге шунда: аларга табигатьтән бирелгән әрсезлек техника үтеп керә алмый торган урыннардан узарга ярдәм итә.
"Менә дигән, елкылдап торган, бик матур сигез ат игелекле эшкә хезмәт итү өчен юлга чыгарга әзер. Нәкъ менә шушы затлы хайваннарны сайлау - очраклы гына түгел. Татар токымлы атлар үзләренең чыдамлыгы, ашауга талымлы булмаулары һәм бар җиргә үтеп керергә сәләтле булулары белән башкалардан аерылып торалар. Бу сыйфатлар аларны ашыгыч эшләрдә һәм азык-төлекне китереп җиткерүдә һәр минут кадерле булган шартларда идеаль ярдәмчеләр итә,” - - диде Казан ипподромы директоры Гыйяз Идиятуллин.
Гыйяз Идиятуллин билгеләп үткәнчә, хайваннар транспортлауны яхшы кичерәләр. Аларны махсуслаштырылган машинада алып баралар, алларына печән салынган, юлда су эчерәләр.
“Атлар территориядә патрульлек итәргә һәм азык-төлек ташырга ярдәм итәчәк. Айгырларга абзарлар әзерләнгән һәм алар белән яшьтән атлар белән эш итә белә торган тәҗрибәле кешеләр шөгыльләнәчәк”, - дип әйтте СВО сугышчысы Сергей.