Бүген Министрлыкта муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.
Киңәшмә барышында Марат Җәббаров, җитештерүнең тотрыклы уңай динамикасы — бу, беренче чиратта, аграрийларның, район идарәләренең һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерү юнәлешендә эшләүче барлык ведомстволарның көндәлек фидакарь хезмәте нәтиҗәсе, дип ассызыклады.
Ул, 2025 ел үсемлекчелек тармагы өчен уңай булды, дип билгеләп үтте. Агымдагы елда шулай ук җитди бурычлар тора: авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда 4,3 млн. тонна ашлык, 2,3 млн. тонна шикәр чөгендере, кимендә 1 млн. тонна май орлыгы, 280 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә, шулай ук җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү планы куела.
«Билгеләнгән күләмнәргә ирешү өчен чәчү кампаниясен барлык кирәкле ресурслар белән тәэмин итәргә кирәк — болар: орлыклар, ашламалар, ягулык-майлау материаллары, техника һәм хезмәт ресурслары», — дип өстәде министр.
Техник модернизацияләүгә килгәндә, Марат Җәббаров: «2026 елга тракторларның кимендә 3%ын, ашлык җыю комбайннарының 4%ын һәм азык җыю комбайннарының 5%ын модернизацияләү бурычы куела. Агымдагы елда «Техмодернизация» статьясына, 2023 - 2025 елларда сатып алынган техникага сайлап алу конкурсын игълан итеп, 4 млрд сумга якын акча җибәрү планлаштырыла», — дип ассызыклады министр.
Министр тармакка бирелә торган дәүләт ярдәме чараларыннан, шул исәптән республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшкә урнашкан яшь белгечләргә 750 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән файдаланырга өндәде. Кадрлар тотрыклылыгын булдыру өчен тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итүдә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты ярдәм итә.
Марат Җәббаров шулай ук терлекчелек, кече хуҗалыклар һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын цифрлаштыру мәсьәләләренә аерым тукталды.