Татарстанда «Иң яхшы комбайнчы-2025» республика конкурсында җиңүчеләр билгеле булды

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Иң яхшы комбайнчы-2025» республика конкурсына йомгаклар ясалды. Ярышлар ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә.

Конкурста барлыгы 1423 комбайнчы катнашты, алар арасында 490 җиңүче булды. Мондый ярышлар инде традициягә әйләнде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2017 елдан башлап ел саен үткәрелә.

Ашлык җыю комбайннары арасында 1144 комбайнчының 190ы җиңүче булды. Иң күп күләмдә азык әзерләү буенча 182 комбайнчыдан 50се җиңүче булды, алар 50шәр мең сум премия алдылар. Үзйөрешле чапкычлар белән эшләүче 97 комбайнчының 50се җиңеп чыкты, алар 40ар мең сум премия алдылар. Ә 2025 елгы урып-җыю кампаниясе барышында югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчы 30ар мең сум премия алдылар.

Агросәнәгать комплексы белгечләрен әзерләргә “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проектының “АПКда кадрлар” федераль проекты ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International