Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында эш сәфәре белән Төркия Республикасында булды.
Сәфәр барышында Рөстәм Гайнуллов Төркия Республикасының эре оешмалары вәкилләре белән эшлекле очрашуларда катнашты, алар арасында: «Türkel Fuarcılık» халыкара һәм җирле күргәзмә чаралары, конференцияләр һәм эшлекле форумнар оештыру һәм уздыру компаниясе, «Yapı & Yapı» төзелеш холдингы, шулай ук «Yataş Group» холдингы бар иде.
«Istanbul Fuar Merkezi» күргәзмә үзәгендә «World Halal Summit» 10нчы халыкара сәүдә күргәзмәсендә Рөстәм Гайнуллов экспозицияне карап чыкты һәм саммитның пленар сессиясендә катнашты.
Күргәзмә хәләл индустрияне популярлаштыруга, икътисадның хәләл сегменты потенциалын күрсәтүгә, потенциаль сатып алучыларны һәм партнерларны продукция белән тәэмин итү мөмкинлеге бирүгә юнәлдерелгән.
Сәфәр кысаларында министр урынбасары шулай ук Талия Миңнуллинаның «Discover Events» идарәсе рәисе - Төркиянең Халыкара күргәзмәләр оештыручылар ассоциациясе президенты Юныс Эте, Оман Солтанлыгының Сәүдә, сәнәгать һәм инвестицияләргә ярдәм итү министры урынбасары Ибистам Әхмәд Сәид Әл Фаруджи, Төркиянең Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы вәкилләре белән очрашуларында катнашты.
Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән «Хәләл» стандартлары буенча җитештерелгән ит, сөт һәм кондитер продукциясе, көнбагыш мае, ашлык, терлек азыгы экспортлау мөмкинлеге бар, дип ассызыклады.
.jpeg)
Татарстан Республикасы АПК продукциясен 258 экспорт эшчәнлегендә катнашучы дөньяның 56 иленә экспортлый. Агымдагы елның 10 аенда 376 млн долларга продукция экспортланган, шул исәптән «Хәләл» продукция 27 млн доллардан артыкка экспортланган. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Агросәнәгать комплексы продукциясенең төп экспортерлары түбәндәгеләр: «Казан май комбинаты» АҖ, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Чистай» үсемлек майлары заводы» ҖЧҖ, «Агросила» АҖ, «Кәүсәр» кооперативы, «Камамбер» ҖЧҖ, «Азбука сыра» ҖЧҖ, «Вамин Татарстан» ҖЧҖ, «Акульчев» сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ, «Эмиз» сәүдә йорты» ҖЧҖ.