Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендәге Беларусь Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды.
Белоруссия делегациясе составына «Альгимед Агро» ҖЧҖ директоры Дмитрий Булатов, «Альгимед Техно» ҖЧҖ директоры Владислав Лютынский, «Альгимед Агро» ҖЧҖ директорының үсеш буенча урынбасары Игорь Ковалев, «Альгимед Агро» ҖЧҖ проекты җитәкчесе Виталий Шиянов, «Тактфест» ҖЧҖ директоры Сергей Петрукович, Беларусь Республикада Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиле Илһам Кашапов кергән иде.
Очрашу барышында катнашучылар яшь авыл хуҗалыгы хайваннары өчен натураль сөтне алыштыргычлар җитештерүдә кулланыла торган компонентлар алу максатында җитен һәм кузаклы культуралар эшкәртү, скрининг һәм мониторинг системалары һәм лабораторияләр булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.