«АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы контролендә Түбән Кама районыннан Кытайга җитен орлыгы төяп җибәрелде. 1,6 мең тоннадан артык җитен партиясе тимер юл транспорты контейнерларында озатылды.
Экспортка җибәрер алдыннан партия үрнәкләренә КХР таләпләре, контракт шартлары һәм ТР Таможня Берлегенең “Ашлык иминлеге турында” ТС 015/2011 техник регламенты шартлары нигезендә комплекслы лаборатор тикшеренүләр уздырылды.
Тикшерүгә агулы элементлар, микотоксиннар, пестицидлар, радионуклидлар, ГМО булу-булмауга, шулай ук үрнәкләрнең энтомологик, гербологик һәм микологик сынаулар узуын үз эченә алган карантин объектлары булуга анализлар ясау кергән. Моннан тыш, белгечләр ашлыкны, алюминий фосфиды нигезендә ясалган препарат кулланып, фумигация ысулы белән зарарсызландырганнар.
Сынаулар нәтиҗәләре җитеннең импортлаучы ил таләпләренә һәм контракт шартларына туры килүен, шулай ук Кытай өчен әһәмиятле карантин организмнарның булмавын да раслаган.
“Экспортланучы орлыклар партиясенә иминлек һәм сыйфат сертификаты, NON-ГМО сертификаты, фитосанитар зарарсызландыру акты, шулай ук карантиндагы продукциянең карантин фитосанитар торышы турында бәяләмә һәм башка кирәкле документлар әзерләнде”, – дип хәбәр итте «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы инспекциясе органы җитәкчесе Светлана Белова.
Бу октябрьдә Кытайга Татарстан җитененең икенче мәртәбә җибәрелүе иде. Ай башында филиал контролендә «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 3,2 мең тонна шундый ук орлык һәм азык-төлек борчагы төяп җибәрелде. Шулай итеп, ел башыннан республикадан Кытай Халык Республикасына бөртекле продукцияне экспортлауның гомуми күләме 18,5 мең тоннага җитте, шулардан - 11,6 мең тонна җитен, 5,1 мең - тонна борчак һәм 1,8 мең тонна -солы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы предприятиеләрне Кытай базарына чыгару буенча актив эш алып бара һәм ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бу илгә ашлык һәм аның эшләнмәләрен чыгару белән кызыксынучы аграрийларга ярдәм күрсәтү буенча эксперт төркеменә керә. Ел башыннан республикада Кытайга бодай, арпа, борчак, җитен, карабодай, рапс шроты һәм чөгендер түбе кебек продукция экспортлау өчен 29 хуҗалык субъекты аттестация узды.