Кырларда техник культураларны җыюның барышы, җирләрне туңга сөрү һәм көзге культураларның торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Тагын 146 мең га мәйданда техник культуралар җыясы бар, болар: 86 мең га көнбагыш, 46 мең га кукуруз, 6 мең га шикәр чөгендере һәм 7 мең га соя. Узган 2 атнада 38 мең га мәйданда җыелган, бу - барлык мәйданның 20%ы. Яңгырлар аркасында урып-җыю эшләре тоткарлана.
Җыелмаган мәйданнарның шактые Мөслим (11 мең га) һәм Азнакай (9 мең га) районнарында. Актаныш, Сарман, Аксубай һәм Бөгелмә муниципаль районнарында 7шәр мең гектардан артык мәйдан җыелмаган әле.
Шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Бүгенгә 768 мең тонна чимал эшкәртелгән. 109 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Барлыгы 490 мең га уҗым культуралары чәчелгән, шулардан 82% яисә 403 мең га мәйдан яхшы хәлдә, 17% яисә 83 мең га - канәгатьләнерлек һәм якынча 1% яисә 5 мең га - шытымнар сирәкләнгән. Салкыннар башланганнан соң, шытымнарда шикәр микъдарын билгеләү планлаштырыла.
Бүгенгә 1 млн 464 мең га җир туңга сөрелгән, бу сөрелергә тиешле мәйданнарның 94%ын тәшкил итә, шул исәптән 560 мең га тирәнтен эшкәртелгән, һәркөнне 500дән артык агрегат эшли. Эшләрне төгәлләү өчен тагын 250 мең гектардан артык җир эшкәртәсе бар.
2026 ел уңышы өчен хуҗалыклар тарафыннан 75 мең тонна минераль ашлама сатып алынган - планлаштырылган чәчүлекләрнең бер гектарына 15 кг туры килә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы ил хуҗалыклары ашламаларга кытлык булмасын өчен ел саен һәр төбәк буенча минераль ашламалар сатып алу планын раслыйлар.
Сортларны һәм орлыкларны дөрес сайлау мөһим роль уйный. Ул уңышны гектардан 10 центнерга һәм аннан да күбрәккә арттырырга ярдәм итә. Югары репродукцияле орлыкларны чәчү дәрәҗәсе соңгы елларда республика буенча 38% дәрәҗәсендә саклана - бу Россиядә өченче күрсәткеч. "Безгә үсәр урын бар әле. Әлбәттә, төрле хуҗалыклар бар. Элиталы орлыклар күләме барлык мәйданның 50%ына кадәр чәчәргә мөмкинлек бирә. Яхшы орлыклар куллану белән бергә, заманча агротехнологик чишелешләрне куллану да бөртеклеләрнең табышлылыгын шактый арттырачак", - дип билгеләп үтте министр.
Орлыклар белән тәэмин итүгә ярдәм чаралары өч юнәлеш буенча гамәлгә ашырылды. Гомумән алганда, Россия һәм Татарстан бюджетларыннан агымдагы елда 400 млн сум акча бирелгән.