Министрлыкта хайваннарның һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын булдырмау буенча штаб утырышы узды

2025 елның 31 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч терлек авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, предприятиеләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, эшкуарлар катнашты.

Ленар Гарипов югары патогенлы кош гриппы чыганаклары барлыкка килүне булдырмау һәм бруцеллез, африка дуңгыз чумасы, котыру авыруы кебек аеруча куркыныч инфекцияләр керүне булдырмау буенча чаралар күрергә кирәклеген турында сөйләде.

Ул кошчылык предприятиеләре җитәкчеләрен биологик яклау буенча махсус чаралар күрергә, кыргый һәм синантроп кошларны куркыту өчен өстәмә куркыткычлар урнаштырырга, шулай ук кошлар авыруына шик туганда ветеринария хезмәтенә вакытында хәбәр итәргә өндәде.

Тимур Галиев, Россия Федерациясендә хайваннарның һәм кошларның йогышлы авырулары буенча киеренке вәзгыять урнаша, дип билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасына аеруча куркыныч һәм йогышлы хайван авырулары керүне кисәтү буенча үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Ул, андый авырулар республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм хуҗалыкларына зур икътисадый зыян китерә, дип билгеләп үтте.

Илнур Галиев предприятиеләрне аеруча куркыныч һәм йогышлы хайван авыруларыннан биологик яклау буенча үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Төп хокук бозуларга ул түбәндәгеләрне кертте: дезинфекция барьерының һәм санүткәргечнең ветеринария законнары таләпләренә туры килмәве яисә санүткәргченең һәм дезүткәргечнең булмавы, хуҗалыклар территориясенә синантроп кошлар үтеп керүгә чик кую чараларының булмавы, шулай ук яңа терлекләрне рөхсәтсез кертү.

Сүзен йомгаклап, Ленар Гарипов республика территориясенә кош гриппын кертмәү, бруцеллез һәм котыру авыруын бетерү һәм профилактикалау, шулай ук африка дуңгыз чумасын профилактикалау буенча барлык кирәкле чараларны күрергә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International