Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казахстан Республикасының Төньяк-Казахстан өлкәсе Хакимияте арасында үзара хезмәттәшлек турындагы меморандум имзаланды.
Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Төньяк Казахстан өлкәсе Акиме Гауез Нурмөхәмбетов имза салдылар. Имзалау тантанасы Казан Кремлендә узды.
Очрашу барышында төбәкара дәрәҗәдә алга таба хезмәттәшлек итү, сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
"Без Россия-Казахстан арасында традицион дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында Казахстан белән элемтәләрне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең илләрнең президентлары төбәкләр дәрәҗәсендәге багланышларны актив хуплыйлар".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казахстан делегациясе әгъзаларын 25 октябрьдә билгеләп үтелгән Казахстан Республикасы көне белән котлады.
Татарстан Рәисе, Казахстан - Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларының берсе, дип билгеләп үтте.
Безнең Төньяк Казахстан өлкәсе белән үзара файдалы партнерлыкны үстерү өчен мөмкинлекләребез күп, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул, бүген Татарстан белән Төньяк Казахстан өлкәсе Хакимияте арасында имзаланган үзара хезмәттәшлек турындагы меморандум төбәкләр арасында кооперация үсешенә яңа этәргеч бирәчәк, дип билгеләп үтте. Димәк, агросәнәгать комплексы, азык-төлек сәнәгате, энергетика һәм нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүматлаштыру кебек юнәлешләрдә һәм башка мөһим өлкәләрдә хезмәттәшлек итү өчен яхшы перспективалар бар.
Рөстәм Миңнеханов казах хезмәттәшләрен 2026 елның маенда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды.