“Мин Агрода” бөтенроссия конкурсына теркәлү башланды

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә «Тимирязев Центр» укыту-күргәзмә комплексы мәйданчыгында «Мин Агрода» бөтенроссия конкурсы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия яшьләре, Россельхозбанк һәм Россия Яшьләр берлегенең масштаблы проекты старт алды. Әлеге проект яшьләргә үз юлларын табуга шартлар тудыруга, аларны кече территорияләрне социаль-икътисадый үстерүдә катнашуга кертүгә һәм авыл тормышының җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән. 2025 елның 1 декабренә кадәр сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут мөрәҗәгать итте:

“Безнең өч төп максатыбыз бар. Беренчесе - агросәнәгать комплексын яшьләр арасында популярлаштыру. Без яшьләрне авыл хуҗалыгында көтәбез һәм бүген ул илнең иң технологик, заманча һәм перспективалы тармакларының берсе икәнен күрсәтергә телибез. Икенчесе - агросәнәгать комплексында эшләүчеләрне кызыксындыру. Безгә җитештерүне үстерергә һәм нәтиҗәлелекне күтәрергә ярдәм итәчәк яңа идеяләр, яңа караш, инициативалар кирәк. Өченчесе – безнең тармак ярдәмендә илнең сыйфатлы һәм тәмле ризык белән тәэмин ителүен күрсәтү”, - дип билгеләп үтте Оксана Лут.

Конкурс 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне түбәндәге юнәлешләр буенча берләштерәчәк: мәктәп укучылары һәм студентлар өчен - «Киләчәкне сайла»; агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм авыл эшчеләре өчен - «Яхшыга үзгәрт»; агроблогерлар өчен - «Башкаларны рухландыр»; агропредпринимательләр өчен - «Үзеңнекен булдыр».

"Агросәнәгать комплексы - динамикалы үсештәге тармак, анда миллионлаган россияле эшли һәм аңа яңа технологияләр, шул исәптән ясалма интеллект актив рәвештә кертелә. Аграр өлкәдә эш бик күп һәм алар гаять дәрәҗәдә кызыклы. Безнең төп бурыч – тармакны үстерүне дәвам итү һәм яшь белгечләрне күбрәк җәлеп итү. Нәкъ менә шуңа күрә берничә ел элек без «Мин Агрода» платформасын эшләтеп җибәрдек. Бу аграр өлкәдә мәгарифне һәм карьераны үстерүгә юнәлдерелгән мәйданчык. Без мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләр белән эшлибез. Платформа шулай ук «Мин Агрода» конкурсы өчен нигез булып тора һәм, авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итеп, бу инициативаны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте Идарә Рәисе урынбасары Елена Батурова.

Проектта иң яхшы катнашучылар һәм җиңүчеләр үз инициативаларын гамәлгә ашыруга проектны гамәлгә куючылардан һәм партнерлардан эксперт, ресурс һәм инвестиция ярдәме алачак.

Катнашу өчен ВКонтакте сайтында видеовизитка яздырырга, конкурс платформасында теркәлергә һәм материалны 2025 елның 1 декабренә кадәр бастырып чыгарырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International