Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармакларының 9 айдагы үсешенә йомгаклар буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Рәшит Әхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тармак бүлекләре башлыклары, муниципаль районнар башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре һәм ТР муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.
Министр урынбасары Гөлүс Баязитов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекчелек тармагының 2025 елның 9 аендагы торышына йомгаклар ясады.
Агымдагы елда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 154 млрд. сум керем алынган, шуның 70%ы яисә 107,4 млрд. сумы терлекчелектән, узган елга карата үсеш - 20%.
“Шул исәптән сөт сатудан – 56,5 млрд. сум (2024 елга карата 133%), терлек һәм кош-корт сатудан - 43,3 млрд.сум (114%). Шул ук вакытта йомырка сатудан акчалата керем 4%ка артса да, 2024 елга карата үсеш 83% кына тәшкил иткән. Бу сатып алу бәяләренең 1 сум 87 тиенгә төшүенә бәйле”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Гөлүс Баязитов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 9 аенда 1 млн 405 мең тонна сөт савылган, бу 2024 елга карата 106% тәшкил итә. Алдынгылар рәтендә - Әтнә, Мамадыш, Минзәлә, Кукмара районнары, үсешнең 78%ы аларда. Болар - заманча сөтчелек комплексларында алдынгы технологияләр югары дәрәҗәдә гамәлгә кертелгән районнар. Шул ук вакытта 15 районда савым күрсәткечләре бик түбән, дип ассызыклады ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләре заманча сөтчелек комплекслары төзү исәбенә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел 2576 башка исәпләнгән 7 сөт комплексы файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә 20 мең сыерга исәпләнгән 28 инвестиция проекты төрле стадияләрдә гамәлгә ашырыла.
“Мөгезле эре терлекләр итен җитештерү буенча югары үсеш темплары да савым сыерларының сакланышы һәм сөт җитештерү темплары югары булган районнарда”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Татарстан Республикасындагы эпизоотик вәзгыять һәм профилактика чаралары турында сөйләде.
Бүген Россия Федерациясендә йогышлы авырулар буенча катлаулы эпизоотик хәл күзәтелә.
Безнең республика территориясенә дә инфекция кертү куркынычы бар.
Вакытында профилактик чаралар үткәрергә, предприятиеләрне биологик яклауны тәэмин итәргә, постларда эшне көчәйтергә, урыннарда читтән терлекләр кертүне контрольдә тотарга, терлекләрне маркировкалауны һәм исәпкә алуны алып барырга кирәк.
- Барлык тиешле чараларны башкару терлекчелек предприятиеләрен инфекциядән яклап калачак, - дип ассызыклады Тимур Галиев.
Ул шулай ук мөгезле эре терлекләрне һәм мөгезле вак терлекләрне Хорриот системасында теркәү һәм Меркурий системасында сарык итен сату мәсьәләләренә җентекләп тукталды.
Аннары «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге» ДБУ директоры Рәшит Әхмәтов Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларга ярдәм итү буенча агымдагы вәзгыять турында җентекләп сөйләде.
Кадрлар белән тәэмин итү һәм ярдәм чараларын гамәлгә ашыру өлкәсендә бүгенге вәзгыять турында фән һәм мәгариф бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров җентекләп сөйләде.
Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексының кадрлар куәтен үстерү буенча чаралар эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла. «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында авыл һәм кечкенә шәһәр мәктәпләрендә заманча агрокласслар төзелә, студентларны максатчан укыту һәм практик әзерләү мөмкинлекләре тәэмин ителә, яшь белгечләр өчен, бер мәртәбә түләүләрне һәм торак белән тәэмин итүне дә кертеп, ярдәм чаралары киңәйтелә. Әлеге юнәлешләр буенча комплекслы эш алып бару яшь кадрларны авылга җәлеп итәргә һәм беркетергә, аграр һөнәрләрнең абруен күтәрергә һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерергә ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Алмаз Гамиров.
Игенчелек тармаклары бүлеге башлыгы Ирек Садыйков 2026 елда балтырганга каршы көрәш чаралары турында сөйләде.
“Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән муниципаль берәмлекләр бюджетларына субсидияләр лимиты 2 мәртәбә арттырылды. Шуңа күрә эшләрне сыйфатлы башкару бик мөһим. Инде хәзердән үк техник биремнәр әзерләү эшләрен башларга һәм киләсе елның апреленә кадәр торглар уздырырга һәм башкаручыларны билгеләргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Федераль дәүләт мәгълүмат системаларын (ФГИС) тутыру һәм аларны этәрү темасы буенча фикер алыштылар.
Йомгак ясап, Марат Җәббаров хуҗалыкларга дәүләт һәм республика ярдәме чараларына игътибарны юнәлтте, чөнки шуның ярдәмендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне берничә мәртәбәгә арттырырга һәм модернизацияләргә мөмкин. Министр шулай ук республика муниципаль районнары башлыкларына 1 декабрьгә кадәр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 2026 елга һәм 2030 елга кадәр чорга терлекчелекне үстерү буенча юл карталарын эшләтеп алырга кушты.