Татарстаннан 34,8 мең тонна майлы культуралар 2025 елда экспортлау өчен АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәгендә контроль узды

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

2025 ел башыннан 23 октябрьгә «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре экспорт өчен билгеләнгән 34,8 мең тонна майлы культуралар ашлыгының сыйфатын һәм иминлеген расладылар.

Экспортка җибәрер алдыннан партияләр үрнәкләре филиалның сынау лабораториясендә импортер-илләр таләпләре, контракт шартлары, техник шартлар һәм “Ашлык иминлеге турында” ТС 015/2011 ТР Таможня берлегенең Техник регламенты нигезендә сыйфат һәм иминлек контролен узды.

Тикшерелгән майлы продукция экспорты күләменең төп өлешен җитен – 13,8 мең тонна (40 %), рапс – 12,9 мең тонна (37 %), горчица – 5,1 мең тонна (15%) тәшкил итте. Шулай ук чит илләргә җибәрер алдыннан көнбагыш, вика, расторопша, шепкән (рыжик), техник киндер кебек культураларга да филиал анализ ясады.

Татарстанда үстерелгән майлы культуралар 12 илгә – Беларусь, Кытай, Польша, Латвия, Монголиягә һәм башкаларга җибәрелгән. Төп импортерлар өчлегенә Беларусь керә, ул рапс, горчица, вика һәм җитен сатып ала - гомуми күләме - 14 мең т (39%), шулардан рапс экспортның төп өлешен (12,9 мең т) тәшкил итә. Сатып алучылар арасында шулай ук Кытай бар, аңа 10 мең т җитен (29%) җибәрелгән һәм Польша - 7,2 мең т (21%) горчица, вика, җитен һәм шепкән (рыжик) импортлаган.

Дустанә илләр белән тышкы икътисадый багланышларны үстерү һәм агросәнәгать комплексы продукциясе белән үзара тәэмин ителешнең артуы «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

«АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белешмәләре буенча, агымдагы елда Монголиягә экспортлау өчен анализланган майлы продукция күләме узган ел белән чагыштырганда 2,4 тапкырга арткан һәм 2,2 мең тонна тәшкил иткән, шул ук вакытта төп экспортланган продукция - горчица.

Татарстан - Идел буенда бөртекле һәм майлы культураларны төп җитештерүчеләрнең берсе. Агымдагы елда республикада майлы культураларның тулаем җыемы 900 мең тоннадан артып китте, бу узган елгы уңыштан 7%ка күбрәк (839 мең тонна). Шул ук вакытта, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, төп майлы культура ул көнбагыш (тулаем җыем - 400 мең тоннадан артык), аннары сабан рапсы бара (320 мең тоннадан артык). Көнбагышның популярлыгы аңа Татарстан эшкәртүчеләрендә һәм көнбагыш мае җитештерүчеләрендә ихтыяҗ булуга бәйле һәм аларның сыйфатлы продукциясе чит илләрдә дә югары бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International