Узган ялларда Татарстан Республикасында Казанда, Чаллыда, Зеленодольскида, Түбән Камада һәм Түбән Кама районының Кама Аланында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында үткәрелә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Җиде ярминкә атнасы йомгаклары буенча 692,5 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган; шулардан 4 505,8 тонна яшелчә: шул исәптән 2 943,5 тонна бәрәңге, 139,7 тонна үлчәүле сөт, 448,2 тонна шикәр, 956,7 мең данә тавык йомыркасы; 506,4 тонна ит ( шул исәптән 297,9 тонна сыер ите).
Ярминкәләр уздыру өчен 7487 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.