Татарстан белән Үзбәкстан арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсә

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов «Сурхандарья-Татарстан: төбәкара хезмәттәшлек казанышлары һәм мөмкинлекләре» сессиясендә катнашты, ул «Валдай» халыкара дискуссия клубының һәм һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты каршындагы «Россия – Үзбәкстан: Евразия киңлегендә стратегик партнерлык» стратегик һәм төбәкара тикшеренүләр институтының Россия – Үзбәкстан конференциясе программасы кысаларында уза.

Катнашучылар сессия кысаларында Татарстан һәм Сурхандарьяның сәнәгать кооперациясе, шулай ук химия сәнәгате, авыл хуҗалыгы, нефть эшкәртү, транспорт һәм логистика, мәгариф, инновацион технологияләр һәм терлекчелекне үстерү өлкәсендә эре җитештерү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Гайнуллов Татарстан турында сөйләде, аны Россиянең икътисадый яктан алга киткән, көчле сәнәгать җитештерүе, уңайлы инвестицион климаты, югары фәнни потенциалы һәм алга киткән инфраструктурасы булган төбәк буларак тасвирлады.

Татарстан белән Үзбәкстан арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек соңгы елларда тотрыклы үсеш күрсәтә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 427,1 млн доллар булган, ул «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 2024 ел белән чагыштырганда 13,5%ка арткан.

Рөстәм Гайнуллов шулай ук Татарстан белән Сурхандарья өлкәсе арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләргә басым ясады, алар эзлекле һәм үзара файдалы стратегик партнерлыкка ия.

Министр урынбасары шулай ук Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм республиканың экспорт потенциалы турында сөйләде. Ул, продукция экспортлау күләме 540 млн долларга җитте һәм структурада төп өлешне, гадәттәгечә, май продукциясе алып тора, дип билгеләп үтте.

“Сурхандарья өлкәсенең “Россия — Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисадый форумында актив катнашуын аерым билгеләп үтәсем килә. Быел бу мәйданчык 12-17 май көннәрендә эшләячәк, сезне әлеге чарада катнашырга чакырам. Соңгы ике елда ул Россия Президенты Владимир Путин карары белән федераль статуска ия. Бу яңа партнерлар табу, яңа контрактлар төзү өчен менә дигән урын”, - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International