Бүген «МТЗ ТПК Татарстан» ҖЧҖ базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов техниканы 2026 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабы утырышын уздырды. Анда 200дән артык белгеч катнашты, алар арасында: муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм механизация буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм агрохолдинглар җитәкчеләре һәм баш инженерлары, авыл хуҗалыгы техникасы, запас частьләр белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр бар иде.
Марат Кәримов инженерлык хезмәтләренең эше һәм 2026 елга бурычлары турында сөйләде. Быел кырларда 11 мең трактор, 2,5 мең йөк автомобиле, 880 чәчү комплексы, 4600 чәчкеч, 5300 туфрак эшкәртү агрегаты эшләячәк. Хуҗалыклар техниканы ремонтлауга 3,3 млрд сум чыгым тотканнар.
Министр урынбасары, ел башыннан хуҗалыкларга 17 мең тонна дизель ягулыгы һәм 2 мең тонна автомобиль бензины кайтарылган, бу чәчү эшләрен башкару өчен кирәкле күләмнең 50% тәшкил итә, дип ассызыклады. Агымдагы елда да төбәк ярдәме буларак «Татнефть» һәм «ТАИФ» нефть компанияләре белән килешүләр имзаланды, алар ел саен 140 мең тонна ташламалы ягулык бирү рәвешендә ярдәм күрсәтәләр. Әлеге күләм авыл хуҗалыгы эшләренең барлык циклын башкарып чыгу өчен җитәрлек.
Утырыш барышында катнашучылар агротехника, авыл хуҗалыгы җайланмалары экспозицияләрен һәм ремонтның ничек баруын карадылар, шулай ук техникага сервис хезмәтләре күрсәтү һәм гарантия шартлары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр белән тәэмин итү шартлары, үзйөрешле машиналардан имин файдалану, орлыкларны агулауда яңа заманча технологияләр куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.