Татарстанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

13 сентябрьдән Татарстан Республикасында кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, аларда, гадәттәгечә, фермерлардан, кооперативлардан һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән натураль, экологик чиста продуктларны отышлы бәяләрдән сатып алырга мөмкин.

Узган ялларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Тинчурин һәм Липатов урамнарындагы мәйданчыкларның эшен күзәтеп чыкты.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында үткәрелә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Дүрт ярминкә атнасы йомгаклары буенча 381 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 2449,2 тонна яшелчә, шул исәптән 1687,6 тонна бәрәңге, 75,1 тонна үлчәүле сөт; 167,3 тонна шикәр, 528,5 мең данә тавык йомыркасы, 288,2 тонна ит ( шул исәптән 170,8 тонна сыер ите).

Ярминкәләр уздыру өчен 4227 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International