Узган ялларда «Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре-2025» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат әйберләре ярминкә-күргәзмәсе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнаштылар. Анда Татарстанның 43 районы һәм 300 мәгариф оешмасы үз эшләнмәләрен һәм продукциясен тәкъдим итте.
“Һәр шимбәдә республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, анда Татарстан халкы, аерым алганда, шәһәрлеләр җирле фермерлар җитештергән сыйфатлы продуктлар сатып ала алалар. Әмма бүген биредә фермер продукциясе генә түгел, яшь осталарыбыз кулы белән эшләнгән уникаль әйберләр дә тәкъдим ителгән”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
“Ярминкәнең шәһәр халкы арасында шундый популяр булуын күрү күңелле. Бу кешеләрнең авыл хезмәтчәннәре хезмәтен югары бәяләве һәм яшьләрнең иҗади башлангычларына ярдәм итүе турында сөйли. Ышанам, бүген дә ярминкә сезне арзанрак бәяләрдән төрледән-төрле сыйфатлы продукция белән сөендерәчәк”, - дип ассызыклады министр.
Ярминкәдә кунаклар яңа продуктлар, йорт һәм бакча кирәк-яраклары, текстиль әйберләр һәм кулинария деликатеслары сатып алдылар. Яшь осталарның - мәктәп укучыларының һәм студентларның кулдан ясалган эшләнмәләре шәһәр халкын аеруча кызыксындырды, алар үзләре ясаган көнкүреш әйберләрен һәм уникаль авторлык эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм кысаларында бай мәдәни программа - иҗат коллективлары концертлары, халык җырлары, биюләре, милли традицияләр күрсәтелде.
Моннан тыш, бу территориядә зур сайлау мөмкинлеген бирә торган гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәсе җәелдерелгән иде. Килүчеләр кош һәм терлек ите, йомырка, төрле яшелчәләр, шул исәптән бәрәңге, үлчәүле сөт һәм сөттән әзерләнгән төрле продуктлар, шулай ук көндәлеке продуктлар - шикәр, көнбагыш мае, он һәм төрле кондитер тәм-томнары сатып ала алдылар.
Исегезгә төшерәбез, 13 сентябрьдә Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кабат эшли башланды. Аларны уздыру өчен Казанда – 14, Чаллыда, Зеленодольскида һәм Түбән Камада – икешәр, Түбән Кама районының Кама Аланы поселогында бер мәйданчык оештырылган.
Ярминкә-күргәзмә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы территориясендә төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.