Татарстан Республикасы делегациясе Малайзиядә

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Малайзиядә «MIHAS 2025» халыкара күргәзмәсендә булды. Делегация составына шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, «Хәләл» халыкара сертификацияләү һәм стандартлаштыру үзәге (МЦСиС) генераль директоры киңәшчесе Камил Газизов, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре керде.

Путраджайда Марат Җәббаров Малайзиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министры Мөхәммәт Бен Сабу белән очрашты. Яклар агросәнәгать комплексы продукциясенең товар әйләнешен арттыру перспективалары турында фикер алыштылар. Узган ел нәтиҗәләре буенча Малайзиядән Татарстан Республикасына импорт күләме 5,1 млн долларлык булган, ә Татарстаннан 77,75 мең доллар күләмендә экспортланган.

“Без үзебезнең белемнәрне һәм технологияләрне уртаклашырга, шулай ук уртак проектлар өчен мөмкинлекләр карарга әзер”, — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Куала-Лумпурда Малайзия агросәнәгать комплексы продукциясен импортлаучылар белән эшлекле очрашу узды. Марат Җәббаров әйтүенчә, Татарстан үзен югары сыйфатлы продуктлар белән ышанычлы тәэмин итүче буларак таныткан инде.

“Безнең товарларга Малайзия базарында ихтыяҗ булыр дип ышанабыз. Продукцияне сертификацияләү һәм стандартлаштыру мәсьәләләре каралды, безнең компанияләр, «Хәләл» стандарты буенча сезнең базар таләпләренә туры килүне тәэмин итү өчен Jakim халыкара сертификацияләү органында аккредитация алды”, - диде ул.

Сәфәрнең төп чарасы - «MIHAS 2025» күргәзмәсен карау булды. Мәйданчыкта азык-төлек продуктлары, фармацевтика препаратлары, медицина җайланмалары, «Хәләл» стандартлары буенча косметика, шулай ук мөселман туризмы һәм ислам финансы тәкъдим ителгән.

Шулай ук эшлекле сәфәр барышында Малайзиянең Ислам үсеше департаменты директоры Доктор Сираҗетдин Сухайми белән очрашу узды. Яклар арасындагы хезмәттәшлек Татарстаннан хәләл продукцияне экспортлауны үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия. “Соңгы ике елда ирешелгән нәтиҗәләр Малайзия базарында һәм бөтен Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәгендә Татарстан җитештерүчеләренең эшен алга этәрү һәм киңәйтү өчен ныклы нигез тудыра”, - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International