Зеленодольск районының Олы Яке авылында «Җиләкле Алан» фермасы базасында кара карлыган үстерү буенча семинар узды. Семинарда Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл республикаларыннан, Мәскәү өлкәсеннән хуҗалыклар вәкилләре катнашты.
Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Илдар Ситдыйков Татарстан Республикасы шартларында карлыган үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Хуҗалык агрономы Константин Коровин карлыган үстерү технологиясе, җирне карау, корткычлардан, авырулардан саклану ысуллары белән таныштырды.
Илдар Ситдыйков әйтүенчә, кара карлыган үстерү - авыл хуҗалыгының перспективалы юнәлеше, аны дөрес карап үстергәндә, ул тотрыклы керем китерә ала. Ул заманча технологияләр һәм авыруларга һәм корткычларга чыдам сортлар куллануның мөһимлеген ассызыклады.
Константин Коровин, карлыганнан мул уңыш алу күп факторларга бәйле, шул исәптән туфракның сыйфатыннан, су сибү һәм үсемлекләрне саклау системасынан да, дип билгеләп үтте. Ул корткычларга каршы нәтиҗәле көрәш серләре белән уртаклашты һәм сортларны дөрес сайлап алу кирәклеге турында сөйләде.
«Татарстан Республикасы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин мелиорацияне үстерү программалары, шул исәптән җиләк-җимеш тармагын үстерү программалары белән таныштырды.
Марс Хисмәтуллин дәүләтнең җиләк үстерү белән шөгыльләнүче фермерларга ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады. Ул мелиорацияне үстерү программалары турында, техника һәм җайланмалар сатып алуга субсидияләр алу мөмкинлеге турында сөйләде.
Зөфәр Гаязов, Татарстанның Рестораторлар һәм Отельерлар ассоциациясе президенты, бүген сыйфатлы җиләккә ихтыяҗ зур һәм Татарстан җиләкләре барлык таләпләргә туры килә, дип белдерде. Бүген җиләкне сату буенча гына түгел, аны озак вакыт саклау перспективасы буенча да эш алып барырга кирәк, дип билгеләп үтте ул.
Семинар азагында катнашучылар карлыган плантацияләрен, кулланыла торган техниканы һәм иң күп сорала торган карлыган сортларын карадылар.
Семинарда катнашучылар чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм үзләре өучен файдалы мәгълүмат алуларын билгеләп үттеләр. Күпләр "Җиләкле Алан" тәҗрибәсен үз хуҗалыкларында кулланып караячаклары турында белдерделәр.
Агросәнәгать комплексы өлкәсендә мондый чаралар үткәрү фермерларга җиләк-җимеш культураларын үстерүне алга таба арттыру өчен яңа белем һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә, шулай ук җиләкләрнең уңышлы яңа сортларын булдырырга һәм аларны арттырырга ярдәм итә, бу исә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.