Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ат спорты бәйрәменә - «Ат көне»нә багышланган матбугат конференциясе узды, ул 9 августта Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында узачак. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина һәм Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясе башкарма директоры Светлана Каппушева катнашты.
"Быел Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясе ярдәмендә уза торган ат спорты фестиваленең - «Ат көне»нең 10нчы юбилей елы. Фестиваль кысаларында 40, 80, 100, 120 һәм 160 км араларда ат чабышлары узачак. Катнашучылар Удмуртия, Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар республикаларыннан, Пенза, Ульяновск, Липецк өлкәләреннән, Төмән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан киләчәкләр. Төрле токымлы 130дан артык ат булыр, дип көтелә. Катнашучыларны халыкара категориядәге судьялар коллегиясе хөкем итәчәк", - дип сөйләде Гөлүс Баязитов.
Шулай ук бу көнне татар атларында, чиста канлы, ярым канлы һәм җирле токымлы атларда чабышлар оештырылачак; Казан шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ДБУ һәм «Беренче пони клубы» спортчыларының күрсәтмә чыгышлары, атлар өстендә «Аударыш» көрәше буенча турнир һәм атларда төрле конкурслар һәм ярышлар оештырылачак, дип өстәде ул.
Гөлүс Баязитов билгеләп үткәнчә, «Ат көне» ат спорты фестиваленең максаты - беренче чиратта, Татарстан Республикасында атчылыкны һәм ат спортын популярлаштыру. Ат үрчетү эшенең абруен күтәрү, Татарстан Республикасының иң яхшы ат хуҗаларын һәм ат үрчетүчеләрен бүләкләү, шулай ук Татарстан Республикасында ат чабышлары спортын пропагандалау һәм үстерү», - дип йомгаклады Гөлүс Баязитов.
ТР Ат спорты федерациясе башкарма директоры Светлана Каппушева хәбәр итүенчә, бәйрәмдә дистанцион йөгерешләр һәм традицион чабышлар буенча Татарстан чемпионаты һәм Беренчелеге уздырылачак.
"Дистанцион йөгерешләргә илнең җиде төбәгеннән катнашырга теләк белдерделәр инде, шул исәптән Татарстаннан да җайдаклар була. Алар иртә таңнан, 4:30 сәгатьтә башлана. Шулай ук тамашалы ат чабышлары да булачак. Бу иң борынгы ярышларның берсе, анда иң өлгер атны билгеләячәкләр", - дип аңлатты ул.
Светлана Каппушева әйтүенчә, Татарстанда Ат көне - ул спорт ярышлары гына түгел, ә ат спортының бай мәдәни традициясен һәм заманча үсешен берләштерә торган масштаблы фестиваль. Дәүләт һәм спорт оешмалары ярдәме белән фестиваль бөтенроссия статусын алды һәм алга таба киңәя бара. Чара спорт ярышларының югары дәрәҗәдә булуын, балалар ат спорты үсешен, ярышларның традицион төрләре сакланышын һәм киң аудиториянең актив катнашуын күрсәтә.
«Ат көне»нә шулай ук бай мәдәни программа әзерләнгән, дип дәвам итте Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Гатиятов.
“Бәйрәм рәсми рәсми рәвештә 16:00 сәгатьтә театральләштерелгән прологтан ачыла, аннары күргәзмәләр һәм конкурслар башланачак. Концерт программасында Татарстан Республикасының атказанган артисты, Башкортостан Республикасының халык артисты Әнвәр Нургалиев һәм Татарстан Республикасының һәм Башкортостан Республикасының атказанган артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар , шулай ук Арча районы фольклор коллективлары чыгышлары булачак. Сәүдә мәйданы һәм туклану пунктлары оештырыла. Халык уеннары, шулай ук өлкәннәр һәм балалар арасында көрәш турнирлары уздырылачак, фестиваль бәйрәм салюты белән тәмамланачак”, – дип билгеләп үтте ул.