Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге һәм «Ростелеком» төбәктә метеостанцияләр челтәрен төзү буенча пилот проектын гамәлгә ашыра башладылар. Агромониторинг системасы һава торышы фаразларының төгәллеген тәэмин итәчәк һәм авыл хуҗалыгында сезонлы эшләрне нәтиҗәлерәк планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Ростелеком» белгечләре Татарстанның 25 муниципаль районында метеостанцияләр монтажлаган инде. Һәр җайланма һава температурасы, җил юнәлеше һәм тизлеге, атмосфера басымы, явым-төшем күләме, шулай ук ультрафиолет нурланыш дәрәҗәсе турында белешмәләр җыю өчен датчиклар белән җиһазландырылган. Приборлардан алынган белешмәләр аграрийларның шәхси кабинетларына җибәрелә. Аналитиканы браузерда яисә мобиль кушымтада карарга мөмкин.
«Июльдә без челтәр төзелешенең беренче чиратын төгәлләдек һәм инде системаны сынап та карадык. Ел ахырына Татарстанның барлык районнарында 100дән артык метеостанция урнаштыруны планлаштырабыз. Авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре цифрлы чишелешнең өстенлекләрен бәяләрләр, дип ышанам», - диде «Ростелеком» ГАҖнең Татарстан Республикасы филиалы директоры Павел Гонцов.
«Без аграрийларга оператив метеобелешмәләргә юл ачтык - хәзер алар системаны актив сынап карыйлар. Безнең проект - Россиядә иң эреләрнең берсе һәм республиканың бөтен территориясен колачлый», - диде «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин.
Метеорологик җайланманың тиешле сертификациясе һәм лицензиясе бар. Приборлар һава торышы фаразын берничә көнгә алдан 95%ка кадәр төгәллек белән алырга мөмкинлек бирә. Аның аккумулятор батареясы тугыз ай автоном эшләргә җитә.
«Ростелеком» һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге арасында стратегик партнерлык турындагы килешү 2024 елда Kazan Digital Week халыкара форумында имзаланган иде.
Әлеге проект аграр секторны үстерүдә заманча технологияләрнең нәтиҗәлелеген раслый, бу «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.