Министрлыкта Татарстан Республикасы кошчылар көне узды

2025 елның 1 августы, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советы президиумының, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, «Татарстан Республикасы кошчылар көне» темасына киңәйтелгән утырышы узды.

Чарада министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, агросәнәгать комплексы ветераннары, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Республикада барлык категория хуҗалыкларда 19,6 млн баш кош-корт исәпләнә. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россиядә йомырка җитештерү буенча 6нчы урында тора, Россия Федерациясе буенча барлык күләменең 3,5%ын тәшкил итә.

Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җан башына йомырка куллану нормасыннан 32%ка күбрәк җитештерелә. Агымдагы елның 1 яртыеллыгында барлык категория хуҗалыкларда 830 млн данә йомырка җитештерелгән.

Кош ите нигездә «Агросила» АҖ – «Чаллы Бройлер» ҖЧҖнең һәм «Ак Барс» холдингы – «Ак барс кошчылык комплексы» ҖЧҖнең эре агрохолдингларында җитештерелә. Ак Барс - «Яратель» кошчылык комплексы өлешенә йомырка җитештерүнең 55,5% ы туры килә, Державинский кошчылык фабрикасына - 10,7%.

Утырыш кысаларында шулай ук агросәнәгать комплексының кошчылык тармагын үстерүгә зур өлеш керткән иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International