Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Август-Агро белән инновацияләр» дигән журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов һәм «Август-Агро» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Галәүтдинов катнашты.
«Авыл хуҗалыгы - безнең икътисадның нигезе генә түгел, ә азык-төлек иминлеге, мәдәният һәм гореф-гадәтләр нигезе дә ул. Без журналистика аша үзебезнең төбәктә гамәлгә ашырыла торган мөһим идеяләрне һәм яңалыкларны киң аудиториягә җиткерергә мөмкин булуына ышанабыз. Бу аграрий һөнәренең абруен күтәрергә һәм яшьләрне шундый мөһим һәм җаваплы өлкәдә карьера сайларга рухландырырга ярдәм итә», - диде Марсель Мәхмүтов.
Мактаулы беренче урынны Алмаз Хәкимов алды - «Татарстан» ДТРК Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП.
Икенче урында - Илдар Сафиуллин - “ЯҢА ГАСЫР” Татарстан телерадиокомпаниясе” АҖ.
Өченче урында - “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясеннән Луиза Сөнгатуллина, Татьяна Ренкова - РБК-Татарстан, Евгений Лебедев - KazanFirst һәм Рамил Шәйдуллин - “ЯҢА ГАСЫР” Татарстан телерадиокомпаниясе” АҖ.
Конкурс лауреатлары - Юлай Низаев “Татар-информ” МА, Римма Афзалова - «Авыл офыклары» газетасы редакциясе, Светлана Заһидуллина - «Волжские зори», Ленар Хуҗин - «Теләче-Информ» һәм Дилфас Галиев - «Минзәлә-Информ».
Конкурста җиңүчеләр авыл хуҗалыгындагы инновацияләргә бәйле темаларны яктыртуда зур осталык һәм креатив алымнарны күрсәттеләр. Журналистларның эшләре традицияләрне һәм заманча технологияләрне ничек берләштерергә мөмкин булуын күрсәтә, бу инде безнең тармакның абруен күтәрергә ярдәм итә.