Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Кытай компанияләре өчен Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер

2024 елның 15 ноябре, җомга

Татарстан Кытай компанияләре өчен Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре катнашындагы «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәлдә белдерде. Модераторы - Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.  Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты. Очрашу «Казан Экспо»да «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумы кырларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Кытай бизнесы вәкилләренә «РОСТКИ» II халыкара форумында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. “Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Безнең илләрнең хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча зур көч куялар. Үзебезнең яктан, без әлеге процессларда төбәк дәрәҗәдә актив катнашырга әзер”, - диде республика Рәисе.

Ул, Татарстан Кытай компанияләре белән тыгыз элемтәдә булырга тели, дип ассызыклады. “Безнең Кытай партнерларыбыз белән конкретрак аралашырга, сезнең тәкъдимнәрне тыңларга теләр идек. Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча без Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы белән сезнең барлык теләкләрегезне карау өчен йөкләмәләр беркетмәсе әзерләячәкбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан икътисадын үстерүнең мөһим факторларының берсенә - инвестицияләр җәлеп ителүгә игътибар юнәлтте, шул исәптән Кытайдан да. Иң ачык мисал - Haier Кытай корпорациясе, ул республика территориясендә берничә завод ачты инде.

Россия-Кытай хезмәттәшлеген ныгытуга Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге зур өлеш кертә. Аның турында тулырак Берлек Рәисе Чжоу Лицюн сөйләде. Бүген оешма төрле тармаклардан 4 мең компанияне берләштерә. Чжоу Лицюн билгеләп үткәнчә, узган ел, беренче «РОСТКИ» форумын уздырганнан соң, күп кенә Кытай эшкуарлары Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә теләк белдергән. 

Аннары Кытай компанияләре вәкилләре үзләренең бизнес-эшчәнлекләре, Татарстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләделәр, ә Haier компаниясе республика белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Очрашуда Sinopec (Кытайның иң эре нефть-газ компаниясе), China Faw Group (Кытайның беренче автомобиль төзү компаниясе), Sany Heavy Industry (төзелеш техникасы җитештерүе), Hainan Longpan Oilfield Technology (диңгез нефть ятмалары өчен технологияләр эшли һәм аларга хезмәт күрсәтә), China International Marine containers (контейнерда ташу һәм логистика), HXH-Global (электрон продуктларны үстерү һәм программа тәэминатын эшләү), Junhe Pumps Holding (насослар җитештерү) һәм башкалар. 

Әңгәмә барышында Татарстан Рәисе җитештерү оешмаларын локальләштерү өлешендә Кытай бизнесына активрак эш алып барырга тәкъдим итте. Ул, республикада инвесторлар өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган, дип билгеләп үтте.

“Бүген логистика өлкәсендә эшләүче компанияләр күп булды, бу бик актуаль мәсьәлә. Безнең Кытай белән ике арада узган елгы товар әйләнеше күләме 3 млрд доллар тәшкил итте. Бу бик җитди сан. Безгә бу динамиканы саклап калу мөһим”, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ИТны һәм авыл хуҗалыгын алга таба уртак эшләү өчен перспектив юнәлешләр дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International