Бүген Арча районының Яңа Кырлай авылында гадәткә кергән матур бәйрәм - Ат көне узды.
Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты.
Ат спорты фестивале кысаларында 40, 80, 100, 120 һәм 160 км дистанцияләрдә ат чабышлары, шулай ук татар, чиста канлы, ярым катнаш токымлы һәм җирле токымлы атларда чабышлар узды. Шулай ук төрле конкурслар, ярышлар, күргәзмәләр, күрсәтмә чыгышлар һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган иде.
“Безнең алда Татарстан Республикасында атчылыкны үстерү, татар токымын популярлаштыру бурычы тора. Әмма шуны төгәл аңларга кирәк, ат үрчетү – ул буш вакытыңда ял итү яки терлекчелек юнәлешләренең берсе генә түгел. Ул - безнең тамырларыбыз, тарихыбыз, без аларны онытырга тиеш түгел. Балаларыбызда атларга карата мәхәббәт уяту һәм бу тирәнгә киткән тамырларыбызны аңлату бик мөһим. Куелган бурычларны сезнең белән бергәләп үти алачагыбызга минем шигем юк”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Чара кысаларында Гөлүс Баязитов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән Татарстан Республикасында атчылыкны үстерүгә өлеш керткән АПКның иң яхшы хезмәткәрләрен котлады һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чабышлардан тыш, атчылар «Иң матур бизәлгән арба», «Иң җитез йөк ташучы», «Авыл снайперы», «Туймас тамак-Обжора» һәм «Кымызмән» конкурсларында да үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар, шулай ук күрсәтмә чыгышлар булды һәм ат дагалау буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Татарстан Республикасында туган татар токымлы атлар чабышында 1800 метрлы дистанциядә «Ат көне» призына «ТР Барсы» айгырында Әхмәт Усманов җиңү яулады.
Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призына 1800 метрлы дистанциядә "Монополь" атында Александр Александров җиңүче булды.
«Аргамак» призына 1800 метрлы дистанциядәге чабышта «Солтан Басс» айгырында җайдак Ринат Шәйхетдиновка тиңнәр булмады.
«Авыл егетләре» призына 1800 метрлы арадагы чабышта «Афина» атында Владимир Александров беренче булып финишка килде.
Шулай ук «Ат өстендә көрәш» (Аударыш) милли ат спорты төре буенча көрәшләр дә булды. 70 кг-га кадәр авырлыктагы категориядә Илнур Рамазанов җиңү яулады; 90 кг-га кадәр авырлыкта - Инсаф Хөсәенов; 90 кг-дан артык авырлыктагы категориядә Ранил Әхмәтҗанов җиңүче булды.