Марат Җәббаров танышу һәм тәҗрибә алмашу максатында Самара өлкәсендә булды

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Дмитрий Яшин эш сәфәре белән Самара өлкәсендә булдылар.

Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров фәнни лабораториядә, яшелчә культуралары кырларында, шәхси эшкуар, КФХ башлыгы Цирулев Е.П. предприясендә булды.

“Оешмада 40 мең тонна сыешлы заманча яшелчә саклагычлары урнаштырылган. Яшелчәләрне сатуга әзерләү цехы (яшелчәләрне һәм бәрәңгене юу, сортларга аеру һәм төргәкләү өчен заманча линия) төзелгән һәм эшли. Предприятие шулай ук бөртекле һәм кузаклы культуралар (арпа, көзге бодай, люцерна) үстерә һәм «Элита» класслы югары репродукцияле соя һәм люцерна орлыклары җитештерә. Соя өстенлекле юнәлеш булып тора. Ул чәчүлекләр структурасының 50%ын били һәм бары тик җирле селекция сортлары гына кулланыла”, - дип билгеләп үтте Евгений Цирулев.

Аннары министр Самара өлкәсенең иң эре һәм алдынгы үсемлекчелек һәм орлыкчылык хуҗалыгы, соя җитештерүче «Сев-07» ҖЧҖендә булды. Хуҗалыкның 13,5 мең га җире бар, шуның 10 мең гектары сугарулы җирләр. Хуҗалыкта товар һәм орлык соясы, көзге бодай, кукуруз үстерелә.

«Сев-07» ҖЧҖ «Авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын (сояны да кертеп) җитештерү буенча селекция-орлыкчылык үзәге»н төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыра башлаган. Ул 2025 елның июлендә файдалануга тапшырылырга һәм продукция чыгара башларга тиеш.

Аннары Марат Җәббаров «Сад» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты һәм бакчаларның плантацияләрен йөреп чыкты. «Сев-07» ҖЧҖ һәм «Сад» ҖЧҖ айга 14 млн литр сок продукциясе җитештерүче һәм сезонга 8000 тонна алма үстерүче «Волжский посад» компанияләре төркеменә керәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International