“Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖ Тимирязев академиясе белән АПК өлкәсендә килешү имзалады

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Digital Innopolis Days&Innopolis Al Conference 2024 форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ, директоры Нияз Хәлиуллин һәм Тимирязев академиясе, аның укыту эшләре буенча проректоры Елена Хохлова, ике арада төзелгән килешүне имзаладылар.

Әлеге килешүнең максаты - агросәнәгать комплексы өчен бергәләп цифрлы продуктлар эшләү, ясалма интеллект һәм күләмле белешмәләр өлкәсендә компетенцияле белгечләр әзерләү.

Стратегик партнерлык республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә цифрлы икътисадта лидер булырга ярдәм итәрлек алдынгы чишелешләр булдыруга юнәлдерелә.

«РИВЦ» АҖ авыл хуҗалыгын цифрлаштыру һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен шартлар тудыру буенча актив эшләвен дәвам итә.

Проект «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International