Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүне игълан итә

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм чаралары турында»гы 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә 2024 елның 7 октябреннән 18 октябренә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, өч яшьтән зуррак булган бияләр тотуга һәм яшь кош-корт сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар:

8 (843) 221-76-48, 8 (843) 221-76-88 (8801), 8 (843) 221-76-88 (8881).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International