Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Гөлүс Баязитов эш сәфәре белән Әлки һәм Алексеевск районнарында булдылар. Сәфәрдә министр белән бергә муниципаль районнар башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары,Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы, Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев йөрделәр.
Әлки районында министр «Хузангай» ҖЧҖенең нәсел фермасында булды һәм сыерлар өчен корпусларның, бозаулату бүлекчәсенең эше белән танышты, таналар һәм орлов юргаклары фермасын карап чыкты. Аннан кунаклар «Хузангай» ҖЧҖенең товар фермасына юнәлделәр һәм бозаулар абзары, бозаулату бүлеге, сыерлар абзары һәм сенаж траншеялары корпусларын карадылар. 2024 елның сентябренә предприятиедә барлыгы 4136 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 2023 баш сыер, ә сөт 6917 тонна сатылган һәм ит - 583 тонна.
«Хузангай» ҖЧҖендә терлекчелек буенча йомгаклар ясаганда катнашучылар җитештерү күләмен арттыру, эре мөгезле терлекләрне тоту шартлары, азык запаслары структурасы, селекция эше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров Әлки районында бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗин Фәхретдиновны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады һәм йөзьеллык чиген узган кешегә Республика Рәисе кушуы буенча бүләк җыелмасы тапшырды.
Алдагы объект “Алексеевский” халык предприятиесенең аерымланган бүлекчәсе (ОП НП) сөтчелек комплексы булды. Марат Җәббаров сөтчелек комплексының бозаулату бүлеге эше белән танышты, аерым әйткәндә, буаз таналарны карау, ашату, эчерү һәм бозаулатуга әзерләү шартлары һәм технологияләре, бозаулаган таналарны һәм яңа туган бозауларны карау шартлары, бозауларга угыз эчертү, зоотехника һәм ветеринария-санитария чаралары белән танышты.
Моннан тыш, Марат Җәббаров Кыркүл авылында яшәүчеләрне тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының «Аренда торагы» программасы буенча төзелгән яңа торак алулары белән котлады. Яңа фатирга күчүчеләргә ачкычлар тапшыру тантанасын район башлыгы Сергей Демидовка һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка тапшырдылар. 11 гаилә яңа йортлардан көтеп алынган ачкычларга ия булдылар.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Алексеевск муниципаль районы комбайнчыларына 2024 елгы урып-җыю кампаниясендәге уңышлары өчен бүләкләр тапшырды. Беренче урында - Гатин Ленар (395 тонна ашлык суктырган); икенче урында - Абдрахманов Айрат (385 тонна ашлык суктырган); өченче урында - Ситдыйков Ринат (380 тонна ашлык суктырган).
Эш сәфәре азагында Кыр Шанталысы авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын ачу тантанасы булды.